Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Түбән Чегодай авылында игелекле кешеләр күп

1 июньдә Түбән Чегодай авылы өстеннән узган өермә зиратлыкка да зыян салды - мондагы өйчекнең түбәсен алды. Берникадәр вакыттан соң күзем төшсә, исем китте, өйнең түбәсе ябылган, тирәсе тәртипкә китерелгән. Аны авылдашларыбыз - Хәсән һәм Фәрит Галимовлар, Шамил Фәсхетдинов, өч улы белән - Рафаэль Дәүләтшин, Рөстәм Галимовлар (Түбән Камада яши)...

1 июньдә Түбән Чегодай авылы өстеннән узган өермә зиратлыкка да зыян салды - мондагы өйчекнең түбәсен алды. Берникадәр вакыттан соң күзем төшсә, исем китте, өйнең түбәсе ябылган, тирәсе тәртипкә китерелгән.

Аны авылдашларыбыз - Хәсән һәм Фәрит Галимовлар, Шамил Фәсхетдинов, өч улы белән - Рафаэль Дәүләтшин, Рөстәм Галимовлар (Түбән Камада яши) материал табыштырып ремонтлап куйганнар икән.

Изге Рамазан аенда изгелек эшләгән егетләргә, барлык авылдашлар исеменнән зур рәхмәт җиткерәбез. Кылган игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Мондый тәрбияле, тәртипле, юмарт кешеләр күбрәк булсын иде.

Разыя Фәсхетдинова (Латыйпова).

Түбән Чегодай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined