Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Сугыш кына булмасын

Телевизор кабызсаң да, радио ачсаң да, Украинадагы хәлләр турында сөйлиләр. Анда билгесезлек, халык мәйданнарга чыккан, сугыш, атыш. Минем уйлавымча, халык ни өчен сугышканын үзе дә аңламый кебек, алар коткыга бирелгән. Бу хәл безне дә тынычсыз итә. Мин үзем 1955-58 елларда Украинада хезмәт иттем, хәрби бурычымны үтәдем. 1956-57 елларда Венгриядә дә...

Телевизор кабызсаң да, радио ачсаң да, Украинадагы хәлләр турында сөйлиләр. Анда билгесезлек, халык мәйданнарга чыккан, сугыш, атыш.

Минем уйлавымча, халык ни өчен сугышканын үзе дә аңламый кебек, алар коткыга бирелгән. Бу хәл безне дә тынычсыз итә.
Мин үзем 1955-58 елларда Украинада хезмәт иттем, хәрби бурычымны үтәдем. 1956-57 елларда Венгриядә дә нәкъ шундый хәл булды. Безне анда тәртип урнаштырырга җибәргәннәр иде.
Бу сугышларда тыныч халык нык зыян күрә, ә коткы таратучылар үзләре якта кала. Халыклар дус яшәсен иде, аларда да, бездә дә, Кырым белән бәйле рәвештә, сугышлар булмасын. Кырым татарлары да кызганыч, алар да яклау табарга тели.
Искәндәр Мостафин.
Түбән Кәминкә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X