Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Служак зенитчылар Чирмешәндә очрашты

Ерактан кайткан кунак белән әтинең сөйләшер сүзләре бетмәде. 1977-79 елларда бергә хезмәт иткән зенитчылар барысын да искә төшерде. 40 елга якын күрешмәгәннәр бит... Алар Таҗикстан белән Әфганстан арасында күк чиген сакларга тиеш була. Минем әти, Алексей Петрович, зенит-ракета гаскәрләрендә әүвәл өлкән механик, аннан отделение командиры булып хезмәт итә. Аның сөйләвенчә,...

Ерактан кайткан кунак белән әтинең сөйләшер сүзләре бетмәде. 1977-79 елларда бергә хезмәт иткән зенитчылар барысын да искә төшерде. 40 елга якын күрешмәгәннәр бит...

Алар Таҗикстан белән Әфганстан арасында күк чиген сакларга тиеш була. Минем әти, Алексей Петрович, зенит-ракета гаскәрләрендә әүвәл өлкән механик, аннан отделение командиры булып хезмәт итә. Аның сөйләвенчә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында сирена яңгырап, хәрбиләрне тревога буенча кузгатканнар. Әти 1 минут та 40 секунд эчендә җыенып, үз техникасы янына барып җитәргә тиеш була. Кайвакыт мондый хәлләр тәүлегенә өчәр тапкыр кабатланган.
Әти яхшы формада булганлыктан, аны спорт ярышларына еш йөрткәннәр. Яхшы хезмәт иткән өчен бер елны хәтта циркка билет белән дә бүләклиләр үзен. Ул вакытта Дүшәнбе шәһәренә Мәскәүдән цирк килгән була.
Әти белән Эркин абый хезмәт иткән яклар җиләк-җимешле җир икән. Персиклар юл буенда ук үсә иде, дип сөйлиләр алар. Әти әйтүенчә, ул хезмәт иткәндә кар ике тапкыр гына яуган. Анысы да төнлә генә, ә иртәнге якка эреп тә беткән.
Милләте буенча таҗик Эркин абый исә, хуҗалык взводында дивизион старшинасы була. Ул хәрби кибетне ачып-ябып, солдатларга кием-салым биреп торган. Хезмәт срогы үткәч, анда калырга кыстасалар да, әти туган якларына кайтып китә. Ә Эркин абый пенсиягә чыкканчы, анда хезмәт иткән. Шул вакыттан соң дусларның элемтәләре өзелә.
36 ел үткәч, әти служагын интернет буенча эзләп тапты. Бераз аралашкач, аны Чирмешәнгә кунакка чакырдык. Эркин абый безгә хатыны белән килде. Аларга чишмә буйларын, паркларыбызны күрсәттек. Шашлык белән сыйладык. Ошатып киттеләр кунаклар безнең Чирмешәнне.
Хәзер Эркин абый Тамбов өлкәсенең Моршанск шәһәрендә яши. Җәйгә инде безне дә үзләренә кунакка дәштеләр. Әти, барабыз, диде.
Лиана Капитонова,
2 нче Чирмешән мәктәбе укучысы.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы отделение командиры Таҗикстан