Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Штукатурка“ астында итек табылган

Әхмәтҗан абзый язның бер иртәсендә карчыгының абзарга киеп чыга торган итекләрен киеп, йорт тирәләрен әйләнеп чыга. Итекләрнең өстенә карасаң, аларның элек нинди төстә, нинди материалдан теккәннәрен танырлык түгел, ди. Ул абзардагы тирес, язгы пычрак белән шулай "штукатурланган". Моңа эче пошып, абзый ул итекләрне яхшы итеп, кырып-кырып юа да, яңадан үз...

Әхмәтҗан абзый язның бер иртәсендә карчыгының абзарга киеп чыга торган итекләрен киеп, йорт тирәләрен әйләнеп чыга. Итекләрнең өстенә карасаң, аларның элек нинди төстә, нинди материалдан теккәннәрен танырлык түгел, ди. Ул абзардагы тирес, язгы пычрак белән шулай "штукатурланган". Моңа эче пошып, абзый ул итекләрне яхшы итеп, кырып-кырып юа да, яңадан үз урыннарына илтеп куя. Аннан үзенең аяк киемнәрен киеп, үз эшен дәвам итә. Иртән үз эшләре белән йортка чыккан карчыгының нидер эзләгәнен абайлап алды. Әхмәтҗан абзый мыек астыннан гына елмаеп, карчыгын күзәтә. Абыстай анда сугылды, монда сугылды, өйгә бер керде, бер чыкты. Әмма үзененең итекләрен таба алмый. Иртәнге йомышы да бик ашыктыра бугай, ул картына карап: - Әтисе: "Минем итекләремне күрмәдеңме?"- ди икән. Әхмәтҗан абзый: "Әнә теге итекләрне киеп, абзарларларны карап чык, бәлки анда ялгыш калдыргансыңдыр",- дип киңәш бирә. Абыстай "башка" итекләрне кигәч кенә, эшнең нидә икәнен аңлап ала.

Габдулла Шакиров.

Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: итек көлке кызык