Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Шатлыгыбыз чиксез

Илнең киләчәге талантлы балалар кулында… Бу сүзләр «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестивалендә ничә еллардан бирле исбатлана. Республикада яшь талантлы яшьләрне барлау, аларга иҗат итү мөмкинлекләре тудыру максатын күздә тоткан әлеге чара, быел районыбызда ук зур әзерлек белән һәм югары дәрәҗәдә уздырылды. Иске Кади урта мәктәбенең мәктәптән тыш эшләр үзәге өстәмә белем...

Илнең киләчәге талантлы балалар кулында… Бу сүзләр «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестивалендә ничә еллардан бирле исбатлана. Республикада яшь талантлы яшьләрне барлау, аларга иҗат итү мөмкинлекләре тудыру максатын күздә тоткан әлеге чара, быел районыбызда ук зур әзерлек белән һәм югары дәрәҗәдә уздырылды.

Иске Кади урта мәктәбенең мәктәптән тыш эшләр үзәге өстәмә белем бирү түгәрәгенә йөрүче талантлы укучылары - «Шатлык» ансамбле төркеме матур бизәлешле сәхнәләрдә күп тапкыр чыгыш ясады. Аларның шатлыгы чиксез! Соңгы ун елда һәр ел саен район һәм төбәкара бәйгеләрдә катнашып шактый мәртәбәле призлы урыннар ала килдек. 2009, 2010, 2016 елларда эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион "Созвездие - Йолдызлык" фестиваленең - дипломнары, 2012, 2013, 2014, 2015 елларда район мәгариф бүлегенең грамотасы белән бүләкләндек.

Фестиваленең монысы, бездә узган быелгы этабы, башка еллардан аермалы буларак, фестивальгә нигез салучы, аның генераль продюсеры Дмитрий Тумановның катнашуы белән тагын да истәлекле булды. Без аңа, балаларны ихластан яратып, аларның иҗат мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итүе өчен чиксез рәхмәтле. Районыбызда шундый мәртәбәле чара үткәргәннәре, кыйммәтле бүләкләре өчен, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополовага, оештыруда армый-талмый эшләүче район мәдәният, мәгариф бүлекләре хезмәткәрләренә, мәктәп җитәкчлегенә, мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесенә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, барча игелекле эшләрегездә дә унышлар телибез.

Барлык ата-аналар исеменнән, төркем җитәкчесе Гөлинә Вагыйзова.

Иске Кади авылы.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Шатлыгыбыз