Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Себердә тусак та, Бәркәтәне беләбез

Сәлам сезгә, якташлар. Мин "Безнең Чирмешән" газетасы сайтына дуслар аша чыктым. Бабам Бәркәтә дигән авылдан. Аның исеме Мингачетдин (Минһаҗетдин) Сәхапов. Ул Себергә 1913 елда күчеп килгән. Ул чорда патшаның Себер җирләрен үзләштерү буенча махсус законы чыккан була. Күчеп утыручыларга бик күп "подъемныйлар" бирелгәнлектән, безнең бабай да зур юлга чыккан. Ачинск...

Сәлам сезгә, якташлар. Мин "Безнең Чирмешән" газетасы сайтына дуслар аша чыктым. Бабам Бәркәтә дигән авылдан. Аның исеме Мингачетдин (Минһаҗетдин) Сәхапов. Ул Себергә 1913 елда күчеп килгән.

Ул чорда патшаның Себер җирләрен үзләштерү буенча махсус законы чыккан була. Күчеп утыручыларга бик күп "подъемныйлар" бирелгәнлектән, безнең бабай да зур юлга чыккан. Ачинск дигән шәһәргә җитеп, үзләренә бирелгән акчага җир эшкәртергә кораллар, сыерлар, атлар алгач, алар юлларын тагын дәвам иткәннәр.
Биш көнләп баргач, Чулым дигән елгага килеп чыгалар. Саллар ясап, үзләре шуңа утырып, терлекләрне йөздереп елганы кичкәннән соң, тагын бер көннән яңа урында төпләнәләр. Баштан времянка торак өлгертәләр, аннан сигез бүлмәле ызба салалар. Шунда төпләнеп тормыш итә башлыйлар, маллар үрчетәләр, иген игәләр. Тотыналар кәсеп итәргә. Шулай ипле генә яшәп ятканда, бабайның Ачинскка киткән ике малаен бандитлар үтерә. Шул кайгыдан әбиебез вафат була. Бабай икенчегә өйләнә. Ул әби тагын бер малай таба, шулай итеп бабайның тугыз баласы була. Бабай ул-кызларын өйләндереп, кияүгә биреп, һәрберсенә йортлар салып бирә. Ул өйләр авылда әле хәзер дә тора. Октябрь революциясеннән соң, колхозлар оеша башлагач, бабай колхозга керә. Малларын, эш коралларын колхозга бирә. Без, шул бабайның нәселе, зур нәсел, санап караган идек - 1250ләп кеше җыелабыз икән.
Монда, Себердә, татар авыллары күп. Назаровский районында, әйтик, 2000ләп татар яши. Ә Бирюловскийда тагын да күбрәктер. Без дә шушы районның Муслинка авылында дөньяга килгәнбез. Әниебез дә 1918 елда шушы авылда туган. Ул 93 яшендә вафат булды. Кызганыч, татар телен оныклар белми. Киленнәребез руслар. Ә улларыбыз үзара татарча сөйләшә.
Минем Татарстанга кайтканым булмады. Бәркәтә авылында туганыбыз Исхак Сәхапов тора. Авылда Бибисорур әбинең туганнары да бар. Барысына да күп сәлам. Исән-сау булыгыз.
Миншәһит Залалдинов
хезмәт ветераны.
Красноярск крае,
Назарово шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә Себер