Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Авыл булса - гармунчылар да була

Гармун - кечерәк кенә, җансыз, телле агач тартма. Шушы телләргә йөрәк авазларын бармакларга күчереп, моң, берсеннән-берсе матур авазлар чыгартучы “гармунчы”. Аның урыны түрдә. Минем язмам нота белән уйнаучы түгел, ә гап-гади авыл гармунчылары турында.

Татар халкының яраткан уен коралы яшь малайларны аңарда оста уйнарга хыялландырган. Аулак өйләрдә, жәйге кич утыруларда, авыл клубларында, яңа гына канат астыннан чыгып килә торган каз бәбкәләре кебек, яшь егетләрне армия сафларына озатканда уйнала торган “Авыл көе” беркемне дә генә күз яшьсез калдырмый. Авыл өстенә таралган ул көй йөрәкләрне өзә.

Гармун уйнарга өйрәнгән малайлар үзләрен азрак өстенрәк тоталар, алар почетлырак, чөнки андыйларга кызлар карый. Җитмешенче елларда авылда яшьләрнең иң күп вакыты, hәр йортта диярлек гармун уйнаучы бар, ләкин гармун бик сирәк йортта гына бар. Туйлар, бәби чәйләре, өй туйлары бик ешайды. Мәҗлесләр гармунсыз узмый, өстәл астында гына була торган “тел ачкычлары”, өстәлләрнең түренә күчте. Һәрберсе хуҗаларны мактап сүз әйтә, ә гармунчы инде күптән әзер, нинди җыр сузасыларын яхшы белә. Ул вакытта композитор Сара апа Садыйкова hәм халык көйләрен барысы да жырлый иде. Ә гармунчының уе, үзендә ихтыяр көче туплап, мәҗлес тәмамланганчы үзен контрольдә тотарга.Ул елларда бик күп гармунчылар шушы “әче-почы сулардан” баш тарта  алмыйча, тормышларын юкка чыгардылар.

Төнге сәгать бергә кадәр  сузылган мәҗлес тәмам. Гармунчы соңгы көен сузып, авылны тынлыкта калдыра. Хуҗаның рәхмәтен алып, күңел рәхәтлеге, авыл халкын ләззәтле  ят иттерә алганына сөенеп, йокыга чума.

Шушы йокыны бүлеп, иртәнге биштә колхоз радиосы сөйләп жибәрә. “Машиналар: Әгъзамов Шәүкәт, Насыйбуллин Нәҗип Бөгелмәгә терлек илтергә, аларны тракторчылар Гайнуллин Нияз, Гарифуллин Әмир озата”. Авыл гармунчысының бармаклары салкын рульгә күчә. Машиналар алга кузгала, ә тәрәзә аша: “Үзең бүләк, үзең генә бүләк” көе ишетелә. Менә шулай гомер уза, районның күренекле кешеләренең, шәhәр кунакларының да гармунчы күңелләрен күрә.

Еллар үтте, хәзер мәҗлесләр сирәгәйде, яшьләрнең гармунга исе китми башлады. Ләкин гармунчыны мәктәпләрдә, авыл клубларында уза торган чараларга гел чакырып торалар. Гармун сайрауларын оныттырмас өчен төрле чаралар үткәрәләр. Авыл яшәсә, гармунчылар яшәр, авылны гармун моңы яшәтә бит. Лашман мәктәбендә укыганда, кичәләрдә безне биеткән Барый Сафиуллин, Ваһап Кәримовларга да зур рәхмәт. Гомумән, рәхмәт сезгә, авыл гармунчылары!​

Миңнегөл Әгъзамова.

Түбән Кәминкә.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев