Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Мондый бәйрәмне күптән күргән булмады

Күптән түгел генә "Кади" җәмгыяте рәисе Рәдис Камалов Иске Котыш бригадасында эшләүче хезмәтчәннәре өчен зур бәйрәм оештырды. Белгечләрне, механизаторларны, терлекчеләрне, җәмгыятьтә төрле эшләрдә катнашучыларны, барлыгы 50гә якын кешене, ике автобус белән Иске Кади авылындагы кафега алып килделәр. Биредә безне сый - нигъмәт белән тулы мул табыннар һәм ачык йөзле аш...


Күптән түгел генә "Кади" җәмгыяте рәисе Рәдис Камалов Иске Котыш бригадасында эшләүче хезмәтчәннәре өчен зур бәйрәм оештырды.


Белгечләрне, механизаторларны, терлекчеләрне, җәмгыятьтә төрле эшләрдә катнашучыларны, барлыгы 50гә якын кешене, ике автобус белән Иске Кади авылындагы кафега алып килделәр. Биредә безне сый - нигъмәт белән тулы мул табыннар һәм ачык йөзле аш пешерүчеләр каршы алды.

Табын артында рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык, җырлап - биеп ял иттек.

Безнең авыл кешеләренең күптәннән мондый хөрмәт, игътибар күргәннәре булмады.

Шундый шәп бәйрәм оештырган "Кади" җәмгыятенә, аш-су әзерләүчеләргә чын күңелдән зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Иске Котыш бригадасы коллективы исеменнән: Анна Прохорова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм