Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әмир авылы халкы очучы авылдашлары өчен сөенә

“ТНВ” каналындагы “Башваткыч” тапшыруы рекламасында, катнашучылар арасында таныш йөз күргәч, бу безнең “летчик” Рәисебез бит дип, тапшыруны көтеп алдым.

Тапшыруда катнашырга Әфган сугышын узган ветераннарны чакырганнар. Алар арасында хәзер Теләчедә яшәүче Әмир авылы егете, хәрби очучы, отставкадагы майор Рәис Рөстәм улы Нуретдинов та бар иде. Бик горурланып утырдым аны карап, үзе дә матур кеше, хәрби киеме килешеп тора, күкрәгендә - Кызыл Йолдыз ордены. Сорауларга җавап бирә алса ярар иде дип көч бирүем, борчылуым юкка булды, авылдашым аларга яхшы җавап бирде, җиңүчедән беразга гына калышты. Якташыбызның безгә - райондашларына, авылдашларына аерым сәлам әйтүенә дә, күршем Хөсәен бабайларны искә алуына да күңелем булды. Сәламеңне алдык, Рәис энем, рәхмәт, молодец. Балаларым белән, синең өчен бик шатландык.

Гамилә апаң Шакирова.

Әмир – Лашман.

Фото: скриншот.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X