Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Мингосман толыбы өшетмәде

"Безнең Чирмешән"нән укып, район үзешчәннәре фестивалендә җи­ңүчеләр арасында Мин­госман Мортазин фа­милиясен дә күреп алдым... Бер вакыйга гел истә. Ничәнче еллар булгандыр, берара безнең районны икегә бүлеп, Норлат-Октябрьгә һәм Лениногорскига куштылар. Шулай итеп, без - Яңа Кади, Иске Кади халкы больницага, я башка йомышлар белән Норлатка йөрергә калдык. Көз көне чөгендер...

"Безнең Чирмешән"нән укып, район үзешчәннәре фестивалендә җи­ңүчеләр арасында Мин­госман Мортазин фа­милиясен дә күреп алдым...

Бер вакыйга гел истә. Ничәнче еллар булгандыр, берара безнең районны икегә бүлеп, Норлат-Октябрьгә һәм Лениногорскига куштылар. Шулай итеп, без - Яңа Кади, Иске Кади халкы больницага, я башка йомышлар белән Норлатка йөрергә калдык. Көз көне чөгендер машиналарына "эләгеп", ә кышын трактор чанасына утырып барабыз.
Бер салкын кышкы көн. Трактор чанасында Норлаттан кайтабыз. Өстә нәзек кенә пальто, башта нәзек шәл. Ярый әле, аякта киез итек. Шунда Мингосман әллә тунын, әллә толыбын салып биреп, мине өшетмичә алып кайтты. Югыйсә, ул мине, мин аны белмим. Мингосманның шул изгелеген бер онытасым юк, рәхмәт аңа. Шушы миһербанлы якташымны, авылдашларым, туганнарым - түбәнчегодайлыларны, үзем 37 ел эшләгән Яңа Кади халкын, укучыларымны, райондашларыбызны Яңа ел белән котлап,
Чаллы шәһәрендә яшәүче 87 яшьлек
Фатыйма әбиегез Мәүлетова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль толып Мингосман