Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Минем әнием – дөньядагы иң яхшы әни” конкурсына

Без бәхетле булсын өчен - әни кирәк Әни. Бу сүздә күпме наз, җылылык бар. Әни ул тормыш тоткасы. Тәмле ашлар пешереп, йокыдан иркәләп уятучы әни булмаса тормыш бик күңелсез булыр иде. Минем әниемнең исеме - Ралия. Ул мәктәптә эшли, татар теле, әдәбияты дәресләре укыта. Ул үз эшен һәм укучыларын бик...

Без бәхетле булсын өчен - әни кирәк

Әни. Бу сүздә күпме наз, җылылык бар. Әни ул тормыш тоткасы. Тәмле ашлар пешереп, йокыдан иркәләп уятучы әни булмаса тормыш бик күңелсез булыр иде.


Минем әниемнең исеме - Ралия. Ул мәктәптә эшли, татар теле, әдәбияты дәресләре укыта. Ул үз эшен һәм укучыларын бик ярата. Әни белән мәктәпкә бергә барганда бик күңелле. Ләкин өйдә әни булмаса, кайтып керәсе дә килми. Өй караңгы һәм буш була. Шуңа күрә мин әниемнең эштән кайтуын түземсезлек белән көтеп алам.

Әниемнең белмәгән бер генә эше дә юктыр. Ул бәйләп кидергән оекбаш-бияләйләрнең ничек җылы булганын сөйләп тә торасы юк. Әнием бик тәмле итеп тортлар пешерә, аның бавырсакларын сүз белән генә сурәтләп булмый, күрергә һәм татып карарга кирәк. Шуңа күрә аны туй ашлары әзерләшергә чакыралар. Ә әни үзенә гозер белән килгән кешене бервакытта да борып чыгармый, һәркемгә кулыннан килгән кадәр ярдәм итә.

Әнием өйдә һәм бакчада гөл-чәчәкләр үстерергә ярата. Ул аларны да безне иркәләгән кебек иркәләп үстерә. Гөлләр генә түгел, безнең бакчада бик күп җиләк-җимеш, яшелчә дә үсә. Әни аларның бөтенесен яхшы итеп карый, вакытында утый, су сибә. Без дә аңа булышабыз. Ул уңышлар өлгергәч, алардан әни төрле-төрле кайнатмалар әзерли, салатлар ясый. Буш вакытларында әни компьютер артында утырырга, китап укырга ярата. Ул әле мине дә компьютерда текстлар җыярга өйрәтә. Менә шундый ул минем әнием!

Әнием! Мин сине шундый киң күңелле, тәмле куллы, шәфкатьле булуың өчен яратам, синең белән горурланам. Мәңге шулай яшь булып кал, исән-сау бул минем газизләрдән-газиз әнием!

Ашлар тәмле булсын өчен

Әни кирәк!

Өйләр якты булсын өчен

Әни кирәк!

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк!

Без бәхетле булсын өчен

Әни кирәк! Әни кирәк!

Гөлинә Газимҗанова,

Лашман авылы.

Булганыңа рәхмәт

Әнием сине хөрмәтләп

Бу шигырьне язамын.

Озын гомер, ак бәхетләр

Сиңа теләп торамын.

Булганыңа рәхмәт, әнкәй,

Сиңа эндәшәм:

ЯКТЫ КОЯШ КЕБЕК ҺӘРЧАК

ЕЛМАЕП ЯШӘ!

Энҗе Төхфәтуллина,

Лашман авылы.

Әнкәй назы

Ул бит безгә һәр көн назын бирә,

Ул бит безне карап үстерә.

Туган көнебездән "алмам" диеп,

"Алтын - җимешкәем" дип сөя.

Нурлы якты йөзе белән карап,

Бәхет-шатлык кына тели ул.

"Балам " диеп баштан назлап сыйпый,

Җылы йомшак кулы белән ул.

Ләйлә Сруртдинова,

Лашман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан конкурсы