Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Лашман авылы пенсионеры җыеннарга йөрергә өнди

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң, гадәттә. авыл җыеннары башлана.

Район газетасы хәбәр итүенчә, аның беренчесе 17 гыйнварда Иске Котышта башлана, аннары, график буенча, башка авылларда  дәвам итәчәк икән. Мин бу җыеннарны бик кирәкле, файдалы чара дип исәплим. Аларда еш кына үзем дә сораулар бирәм, үтенечләремне җиткерәм. Әгәр дә район, авыл җитәкчеләренә әйткән гозерләрем үтәлсә яки уңай җавап алсам, билгеле, сөенәм. Җыен шуның өчен бит инде, авыл, район проблемаларын уртага салып сөйләшү өчен. Җитәкчеләргә дә бу уңайлыдыр, халык белән урыннарга барып ачыктан-ачык сөйләшүгә ни җитә?! Безне ишетеп, гозерләрне хәл итүләренә дә рәхмәт.

Тик мине соңгы вакытта бер нәрсә борчый. Җыеннарга халык аз йөри, 40-50 кешене көчкә җыялар. Аннан соң чарада барлык җитәкчеләр дә булмый. Җыенда бигрәк тә больница, ветеринария хезмәте, полиция, социаль яклау, пенсия хезмәтеннән һәм башка җитәкчеләр катнашырга тиеш дип саныйм. Аңлыйм, аларның башка эшләре дә булырга мөмкин, әмма монда да өлгерү кирәк. Кайвакыт сораулар була – сиңа кирәкле оешмалардан кеше юк. Җыеннарда авыл хуҗалыгы идарәсе отчеты белән генә чикләнмәсеннәр иде. Колхозлар беткәч, әлеге тема халыкны бик кызыксындырмый да әле. Минем менә шушы тәкъдимнәремә колак салырлар, дип өметләнәм. Ә халыкны җыеннарда активрак булырга өндим. Ул беткәч, “Их, шуны әйтергә иде!”, - дип пышылдап йөрергә калмасын. Җитәкчеләребез  авылларга безне тыңларга килә.

 Миндар Борһанов.

Лашман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев