Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Лагерканың "Шанкарав" фольклор коллективын Чувашиядә дә алкышладылар

Безнең Лагерка авыл клубы каршындагы “Шанкарав” (“Кыңгыраулар”) фольклор коллективы Чувашиядә узган төбәкара фестиваль- бәйгедән беренче урын яулап кайтты.

Узган елны да коллектив республика һәм төбәкара чараларда: “Уйнагыз, гармуннар!”, “Учук”, “Уяв” һәм башкаларда актив катнашты, уңышлы чыгыш ясап, җиңүчеләр сафында булды.

1985нче елны оешкан бу коллективны әүвәл Михаил Журавлев җитәкли. Ул елларда ук “Шанкарав” районда иң яхшы фольклор коллективларның берсе дип санала һәм республикада, Чувашиядә дә чыгыш ясап, еш кына призлы уррыннарга ия була. Кызганыч, Михаил Гаврилович киткәч, коллектив таркалган.

Биш ел элек “Шанкарав” кабат сәхнәгә чыкты. Монда авылдашыбыз, клубның сәнгать җитәкчесе Зоя Ларионованың тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.

Зоя Ивановна, авыл китапханәче булып эшләгән дәверендә, чуваш халкының гореф-гадәтләре турында күп мәгълүмат туплаган, материалларны видеога тешергән, репертуар җыйган. Без аның белән бергә йортан-йорттка йөреп өлкән яшьтәге авылдашларыбызның хатирәләрен язып алдык, әбиләр сандыкларындагы элеккеге киемнәрне барладык. Кайберәүләр аларны клубка үзләре алып килде.

Соңгы вакытта халык клубка тартыла башлады. Монда төрле кичәләр, әңгәмәләр үткәрәбез . Якташларыбыз, коллективта элек тә җырлаган Мария Семенова, Елизавета Илларионова, Николай һәм Михаил Елизаровлар безне, яшьләрне, халкыбызның йолалары белән таныштыралар, репертуарыбызны баетырга ярдәм итәләр. Без китапханә һәм мәктәп коллективы белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Милли гореф-гадәтләрне саклап калу, туган телгә ихтирам тәрбияләү максатыннан, ансамбльга балаларны, яшьләрне җәлеп итәргә тырышабыз. Бу эшкә чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Мишкина да үз өлешен кертә.

Шулай итеп “Шанкарав” фольклор коллективы иҗат юлын дәвам итә, туган телне, милли гореф-гадәтләрне саклап калу буенча зур эш башкара.

Надежда Молякова,

Лагерка клубы мөдире.

Фото: архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лагерка