Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Лагеркадан Михаил Назаров 75тә дә гармуныннан аерылмый

"Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәмен көтеп алам мин, күрше районнарда үткән шундый чараларда да катнашырга тырышам. Аларда бирелгән биш Дипломым бар. Мондый чараларда катнашканнан соң яшьлегемә кайткан кебек булам. Бала чактан кулыма алган уен коралы белән һич аерыласы килми. 6-7 яшьләрдә үк әтиеңнең гармунын тарткалап утыра идегез, дип сөйли иде әни. Ә...

"Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәмен көтеп алам мин, күрше районнарда үткән шундый чараларда да катнашырга тырышам. Аларда бирелгән биш Дипломым бар.

Мондый чараларда катнашканнан соң яшьлегемә кайткан кебек булам. Бала чактан кулыма алган уен коралы белән һич аерыласы килми.
6-7 яшьләрдә үк әтиеңнең гармунын тарткалап утыра идегез, дип сөйли иде әни. Ә инде чын-чынлап 14 яшемдә гармунда уйный башладым. Аңа кадәр балалайкада өйрәнгән идем. Беренче гармунны әби бүләк итте, аңарда абый белән чиратлап уйнадык.
Армиягә китәр алдыннан, 1960 елда, колхозда эшләп алган акчама, 47 сумга Тула гармуны сатып алганым әле дә хәтердә. Армия хезмәте вакытында да бу коралда еш уйнарга туры килде.
Әле бүген дә үзешчән сәнгатьтә, авыл мәдәният йортында үткән чараларда катнашам, табыннарга да еш чакыралар. Хәзер инде яңа гармуным бар, аны кызым белән киявем 70 яшьлек юбилеема бүләк иттеләр. Әлеге гармун аеруча кадерле. Ә иске гармунымны бер туганымның малайларына бирдем, әзрәк шыгырдаталар инде, шулай да хәзер яшьләр бу уен коралына артык тартылмый шул.
Чирмешәндә быел да "Уйнагыз, гармуннар"ны оештыручыларга рәхмәт. Бу бәйрәм музыка уен коралларын пропагандаларга ярдәм итә, баян һәм гармунның дәрәҗәсен күтәрә.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лагерка гармун Уйнагыз, гармуннар