Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кызыл Ярда шундый әби бар!

1941 елның 22 июне… Кояшлы ял көне була ул. Кинәт аяз көнне яшен суккандай, коточкыч аянычлы хәбәр килеп төшә: СУГЫШ! Бу көнне кешеләрнең барлык уй-хыялларын чәлпәрәмә китергән сугыш башлана.

Ул вакытта сигез  яшендә булган  Минниса апа Габдрахманова сугыш башлануын радиодан ишеткән.

-Абыем Зәкиулла Шәрифуллинны 16 яшеннән сугышка алдылар,  ә без, мәктәп укучылары, өйдә кечкенә көрәкләр ясап кырда окоплар казырга өйрәнә идек, үзебезнең арадан командирлар сайлап куеп сугышка барырга әзерләндек. Ындыр табагында  булыштык, - ди ул.

-Сугыш ветераны Хаҗиәхмәт бабай (Хаҗиәхмәт Габдрахман улы Габдрахманов - 1926 елгы) белән ничек кавыштыгыз? - дигәнгә:

-Сугыштан кайтып киткән арада урлап кайтып калдырды, - дип елмая әби. - Биш кенә көн торып калдык, ирем кире хезмәткә китте  һәм 3 ел аңардан башка, каенана-каената белән яшәдем. Мине бик яраттылар, үзләренең кызлары кебек кабул иттеләр, Аллага шөкер, бергә озак гомер итеп, зурлап, бәхиллекләрен алып соңгы юлга озаттык,  - ди Минниса әби.

Якташыбыз җиде бала тапкан, алтысы бүген дә исән-саулар. Матур яшәгән Габдрахмановлар. Тик Хаҗиәхмәт бабай 1993 елда  гүр иясе була. Хәзер Минниса әби улы Ринат, килене Ләйсән тәрбиясендә яши.

12 яшеннән эшли башлаган Минниса апа, хөкүмәткә бик рәхмәтлемен, ди. Үзе әйтмешли, бер уйламаган жирдән, Бөек Ватан сугышы ветераны хатыны буларак, аңа өр-яна өй салып биргәннәр.

-Газым, суым  кергән. Авылыбыз бик матур, исәнлек белән яшәргә язсын, - ди 88 яшьлек әби.

Без дә, мәдәният хезмәткәрләре, шушы теләкләргә кушылып, чыннан да Кызыл Яр поселогыннан иң матур әбиләренең берсе белән, киләсе очрашуга кадәр, дип саубуллашып юлга кузгалдык.

Поселокка алып керә торган асфальт юлдан, шушы сугыш чоры кешеләренең батырлыгына сокланып, илебезнен тыныч, күгебезнең аяз булуына сөенеп кайттык. Сугышлар булмасын иде, 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көнендә барлык кешеләр, безгә шундый матур тормыш биргән әби-бабайларыбызны хөрмәт белән искә алсыннар иде.

Лилия Хөснуллина.

Югары Кәминкә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев