Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әккәрәйле якташыбыз - флот офицеры - горурлыгыбыз

Яңа Элмәле урта мәктәбенең 1966 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары арасында Әккәрәй егете Михаил Ефимов та бар.

Әккәрәйдә ул вакытта урта мәктәп юк иде, ә Мишаның аттестат аласы килде. Ул тырышып укыды, бигрәк тә физика һәм математиканы яратты, спорт белән дә дус иде. Хыялы – хәрби моряк булу, югыйсә ул бу хакта, барлык авыл малайлары кебек, китаплардан һәм кинофильмнардан гына белеп үскән. Ниятен тормышка ашыру өчен, якташыбыз Ленинград югары хәрби диңгез училищесына укырга керә. Аны тәмамлап, яшь офицер флотта хезмәт итә башлый, эше буенча югарыга күтәрелә.

Михаил Ефимов өчен аеруча1987-1990 еллар истәлекле: аны яшь Ангола иленә эш командировкасына җибәрәләр. Ул анда әлеге дәүләт флоты штабы начальнигы киңәшчесе була, хәрби-диңгез флоты төзергә булыша. Әлеге чордагы хезмәте хакында очрашуда ул безгә – классташларына да сөйләде.

Командировкадан соң беренче ранг капитаны Ефимов Балтик флотында хезмәтен дәвам итә. Хәзер инде ул пенсиядә, әмма адмирал С.О.Макаров исемендәге диңгез һәм елга флоты дәүләт университетында укытудан тыш, тәрбия эше буенча идарәдә оператив дежур дәрәҗәсендә әле дә хезмәт куя. Коллективларында ул абруйлы кеше, булачак морякларга, үз максатына тырышып ирешүче буларак, Михаил Николаевич якташларына да үрнәк шәхес.

Харитон Митюков.

Чирмешән авылы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев