Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Керкәле әбиләре ялгыз түгел

Хәзер авылларда пенсия яшендәге кешеләр күпчелекне тәшкил итә. Безнең сәламәтлек инде нык какшаган, шуңа медицина ярдәме гел кирәк.

Фирдәвес  Мәслахова авыруларга ярдәмгә килергә гел әзер. Авылның фельдшер-акушерлык пунктында һәркемне ачык йөз белән каршы ала, йомшак сүзләре, шифалы куллары белән дә дәвалый, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыр сумкасын тотып чакырган җиргә бик тиз килеп җитә.

Әле үзем дә  соңгы айда гына да ике тапкыр авырып киттем. Фирдәвес, мин аякка басканчы, өйгә килеп, хәлемне белеп торды, дәвалады.  Үзем һәм авыл халкы исеменнән, фельдшерыбызга -  Фирдәвесебезгә рәхмәт ирештерәм, саулык, эшендә һәм тормышында уңышлар, гаилә иминлеге телим.

Фәризә Галәүтдинова.

Керкәле авылы.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев