Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Казанка ветераннары Өлкәннәр көнен белмичә дә калганнар

Менә тагын бер бәйрәм - Өлкәннәр көне дә узып китте. Бу уңайдан районда да төрле чаралар үткән. Ветераннарны мәҗлескә чакырып кунак иткәннәр, бүләкләр биргәннәр. Кызганыч, мондый хөрмәт һәм игътибар бөтен кешегә дә эләкмәгән, кайберәүләрне искә дә алмаганнар. Үзебездә дә шундый хәл, авылдагы 50 пенсионерның өчесе генә бүләкле булган: икесе -...

Менә тагын бер бәйрәм - Өлкәннәр көне дә узып китте. Бу уңайдан районда да төрле чаралар үткән. Ветераннарны мәҗлескә чакырып кунак иткәннәр, бүләкләр биргәннәр.

Кызганыч, мондый хөрмәт һәм игътибар бөтен кешегә дә эләкмәгән, кайберәүләрне искә дә алмаганнар. Үзебездә дә шундый хәл, авылдагы 50 пенсионерның өчесе генә бүләкле булган: икесе - урман хуҗалыгы, берсе - почта хезмәткәре.

Без материаль яктан начар яшәмибез, айныкын-айга пенсия алабыз, зарланмыйбыз, үз көнебезне үзебез күрәбез. Әмма, олыгайгач, күпләр башкалар игътибарына мохтаҗ. Бәйрәмгә зур күчтәнәч бирмәсәләр, хет бер котлау открыткасы җибәрсәләр дә күңел була бит.

Элек фермада көненә өчәр тапкыр сыер сауган, ал-ял белмәгән, иртәдән кичкә кадәр трактор, машина йөрткән, башка авыр хезмәт башкарган ветераннар моңа лаек түгелме?! Лаек, билгеле. Кайбер оешмаларда, акча юк дип, бу эшне инде кирәк дип тә санамыйлар, үзләренең ветераннарын белмиләр дә. Элек колхозларда бил бөккән күпме якташыбыз быелгы бәйрәмне дә сизмичә калды. Минемчә, һәр оешма, предприятие, учреждение үз ветераннарын барларга, алар турында мәгълүмат базасы булдырырга тиеш. Бу эшне район күләмендә җайга салу мөһим. Бәйрәм, юбилей уңаеннан котласалар кемгә дә рәхәт. Яшьләр, онытмагыз: картлык барыбызга да килә!

Леонид Кобылин.

Казанка авылы.

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешәндәге Мөшбикә мәчете төзелешендә эш туктамый

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17648

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безгә язалар белмичә дә калганнар Өлкәннәр көнен Казанка ветераннары