Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кара Чишмә егете Фаил бәете

Быел, 19 июньдә эш урынында фаҗигале төстә вафат булган, 19 яше дә тулмаган Шәмгунов Фаил Фаик улына багышлап әбисе Мәймүнә Шәмгунова бәет чыгарган. Борылып-борылып аккан сулар Һич юлларын югалтмый, Югалганнар табылып тора Үлгәннәр генә кайтмый. Машинада торып калды Синең бармак эзләрең. Һәрвакытта күз алдында Синең көләч йөзләрең. Балакаем, мин бит...

Быел, 19 июньдә эш урынында фаҗигале төстә вафат булган, 19 яше дә тулмаган Шәмгунов Фаил Фаик улына багышлап әбисе Мәймүнә Шәмгунова бәет чыгарган.

Борылып-борылып аккан сулар
Һич юлларын югалтмый,
Югалганнар табылып тора
Үлгәннәр генә кайтмый.
Машинада торып калды
Синең бармак эзләрең.
Һәрвакытта күз алдында
Синең көләч йөзләрең.
Балакаем, мин бит сине
Һич тә күреп туймадым.
Озын гомерле, бәхетле
Булырсың дип уйладым.
Җәйләр үткәч, көзләр җиткәч,
Яфрак коя тал-тирәк.
Һаман сине кайтыр диеп
Көтә дә көтә йөрәк.
Озакламый, балакаем,
Кырыгың җитәр инде.
Сине сагынып елый-елый
Күзләрем бетәр инде.
Алып кайттым кызыл алма
Тимәгез бүлгәненә.
Үз күзем белән күрсәм дә,
Ышанмыйм үлгәненә.
Йөгереп килер кебек тә,
Яратам, дияр кебек...
Муеныма асылынып
Кочаклап үбәр кебек.
Субайга тотынган чакта
Ниләр уйладың икән?
Яныңдагы фәрештәләр
Ник сакламады икән.
Кабереңнең өсләренә
Кояш торсын нур сибеп.
Бер гөнаһсыз бала, диеп,
Агачлар шаулый белеп.
Салкын кышларга керерсең
Кара җир асларында.
Мәңге онытасым юк,
Зур кайгы башларымда.
Күзең кара, йөзең алсу,
Каш араларың бик киң.
Бөтен яшәгән гомерең
Чәчкә гомеренә тиң.
Ботаклары яфрак ярды
Мәктәптәге каенның.
Гомерләре кыска булды
Минем балакаемның.
Кыр куянының баласын
Тоталмагач ник кудың?
Бик аз гына яшәр өчен
Бу дөньяга ник тудың?!
Дөнья матур, бар да әйбәт,
Без яшәгән илләрдә.
Тик син генә китеп бардың
Кайтмый торган җирләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Кара Чишмә бәет