Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Исәнлек – беренче урында

Соңгы елларда район басуларында көнбагыш мәйданнары нык күбәйде. Тизрәк өлгерсен өчен, аны пестицид сибеп эшкәртәләр. Бу эш самолет ярдәмендә башкарыла.

Химик препарат сиптергән көнне сулыш алу авырая, тын кысыла, бал кортлары холыксызлана, мал-туар тынычсызлана. Яшелчәләргә, җиләк-җимешкә зыян килергә мөмкин.

Мәгүлүм булганча, көнбагыш торак пунктлардан кимендә 2 километр читтәрәк чәчелергә тиеш. Бу таләп, норма төгәл үтәлсен өчен, күзәтчелек органнарының, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең даими контроле булу мөһим.

Кем ничек уйлыйдыр, минемчә, безнең кырларда көнбагыш түгел, ә карабодайны күбрәк чәчү дөресрәктер. Ул үз вакыты белән, тиешле срокларда өлгерә.

Әйтәсе килгәнем шул – үз исәнлегебезне үзебез дә кайгыртырга бурычлы.

Самат Ризванов.

Утыз Имән авылы.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев