Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Исерек белән бәйләнмәвең хәерле

Мин читтә яшим, авылга туганнарга кунакка гына кайткалап йөрим. Соңгы бер кайтуымда ишеткән хәбәр башыма сыймый, шул вакыйганы озак вакытлар уйлап йөргәч, гыйбрәт булсын дип, район газетасына язарга булдым. Урта яшьләрдәге ир кеше, ике бала атасы М. үз абзарларыннан сарык урлап саткан, билгеле, ипи алырга түгел, ә чираттагы шешәне сатып...

Мин читтә яшим, авылга туганнарга кунакка гына кайткалап йөрим. Соңгы бер кайтуымда ишеткән хәбәр башыма сыймый, шул вакыйганы озак вакытлар уйлап йөргәч, гыйбрәт булсын дип, район газетасына язарга булдым.

Урта яшьләрдәге ир кеше, ике бала атасы М. үз абзарларыннан сарык урлап саткан, билгеле, ипи алырга түгел, ә чираттагы шешәне сатып алу өчен. Әлегә кадәрге тәртипсезлекләренә түзеп яшәсә дә, 20 ел гомер иткән хатынының башка чыдарлыгы калмый, ике баласы белән өйдән чыгып китә. Йортта ир карт әнисе белән калган. Ана кешегә дә Ходай сабырлыклар гына бирсен.
Сарыкны сатып алучы да билгеле. Ул бит М.ның ни өчен сарык сатуын белгән. Ник исеректән сатып алырга, аның гаиләсе турында да уйларга кирәк иде. Ә бу ир киләчәктә балалары, якыннары күзенә ничек карар?
Иң яхшысы - исерек белән бәйләнмәгез, аларга кырын эшләрендә ярдәм итмәгез. Ходай каргышыннан куркыйк.
Җ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сарык сату исерек ир