Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Иртәнге аш кебек

Без газета-журналларны күп алдырабыз. Әмма алар арасында иң яратканы - "Безнең Чирмешән". Газетаны кулга алуга беренче биттәге яңалыклар белән танышам, аннан соң дүртенче битне карап чыгам. Соңрак, ашыкмыйча гына, газетада булган барлык язмаларны да укыйм. Без инде хәзер өлкән яшьтәге кешеләр, өйдән бик чыгып та йөрмибез, район үзәгенә дә сирәк...

Без газета-журналларны күп алдырабыз. Әмма алар арасында иң яратканы - "Безнең Чирмешән". Газетаны кулга алуга беренче биттәге яңалыклар белән танышам, аннан соң дүртенче битне карап чыгам. Соңрак, ашыкмыйча гына, газетада булган барлык язмаларны да укыйм.


Без инде хәзер өлкән яшьтәге кешеләр, өйдән бик чыгып та йөрмибез, район үзәгенә дә сирәк барабыз. Ә хәбәрләрне беләсе килә. Район газетасы хезмәткәрләренә рәхмәт, барлык яңалыкларны шуннан белеп торабыз.

Бигрәк тә таныш-белешләрнең исем-фамилияләрен очратсаң кызык булып китә. Ул кеше әле исән, эшли икән дип тә куясың. Кайда, кемгә йорт салалар, кайда нинди бәйрәм, спорт ярышлары үткәнен дә газета битләреннән укыйбыз. Үзем, элек укытучы булып эшләгәч, мәктәп яңалыклары белән дә кызыксынып торам.

Район газетасындагы намаз вакытлары күрсәтелгән язманы кисеп тә куям әле, бик уңайлы.

Газета белән килүче кушымтада да мәгълүмат бик күп бирелә. Илдә, дөньяда булган хәлләрне аннан укыйм. Соңгы вакытта телевидение программасын да шунда бирә башладылар. Анысы да кирәк.

Минем өчен район газетасы - иртәнге аш кебек, кирәкле һәм бик мөһим, аңа язылмыйча калганыбыз юк.

Иркәнур Вәгыйзова,
ветеран укытучы.
Иске Кади авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Газета укучы фикере