Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Илле елдан соң табыштык

"Нәҗметдин абый кебекләр онытылмый" исемле мәкаләм басылган "Безнең Чирмешән" газетасы (28 февраль, 2014 ел) безгә килеп тә җитмәгән иде, телефон шалтырады. Трубканың теге очыннан бер абый миңа рәхмәт әйтә. -50 ел элек эшләгән изгелегемне онытмаганың өчен рәхмәт, сеңелем. Ат белән туган авылыңа илтеп куйган кеше мин ул - Керкәледән Мингата...

"Нәҗметдин абый кебекләр онытылмый" исемле мәкаләм басылган "Безнең Чирмешән" газетасы (28 февраль, 2014 ел) безгә килеп тә җитмәгән иде, телефон шалтырады. Трубканың теге очыннан бер абый миңа рәхмәт әйтә.

-50 ел элек эшләгән изгелегемне онытмаганың өчен рәхмәт, сеңелем. Ат белән туган авылыңа илтеп куйган кеше мин ул - Керкәледән Мингата абыең,- ди ул.
Баксаң, таныш абый икән ул, аны үзем дә, ирем дә белә идек. Мине төн караңгылыгыннан, куркудан, өшүдән саклап калган абый исән-сау икән бит! Мингата абыйның үзен күреп рәхмәт әйтергә теләсәм дә, әле бара алганым юк. Аның исәнлеген һәм кем булуын белүе дә куаныч. Мәкаләм аша Мингата Сәмәрхановны табарга ярдәм иткән өчен редакция хезмәткәрләренә дә рәхмәт.
Рәсимә Хәйруллина.
Туймәт авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан