Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Хәбәре дә, белдерүе дә кирәк

Без өйдә район газетасын элеккеге гадәт белән "Ленин юлында" дип тә атыйбыз. Кулдан-кулга йөртеп укыйбыз без аны. Киленебез дә килгән газеталар арасыннан иң башта "Безнең Чирмешән"не сайлап ала. Мин элек авылдагы аптекада эшләгәнлектән, район үзәгендә, тирә-як авылларда да танышларым байтак. Хәзер пенсиядә өйдә генә торам. Таныш йөзләр, белгән исемнәрне газета...

Без өйдә район газетасын элеккеге гадәт белән "Ленин юлында" дип тә атыйбыз. Кулдан-кулга йөртеп укыйбыз без аны. Киленебез дә килгән газеталар арасыннан иң башта "Безнең Чирмешән"не сайлап ала.

Мин элек авылдагы аптекада эшләгәнлектән, район үзәгендә, тирә-як авылларда да танышларым байтак. Хәзер пенсиядә өйдә генә торам. Таныш йөзләр, белгән исемнәрне газета битләрендә күргәч кызык булып китә. Әле күптән түгел генә 90 яшен тутырган авылдашыбыз Банәт апа Гафиева хакында мәкалә укыдым. Бик дөрес язганнар. Халык шундый үрнәк әби-бабайларыбыз хакында да белеп торырга тиеш.
"Районка" хәбәрләрне бик күп бирә. Малдыр, яки башка кирәк-ярак эзләсәң, белдерүләре дә файдалы. Телефоны куйган, шалтыратсаң - китереп үк бирәләр. Инде нишлисең, тормыш булгач, үлем-китем дә бар. Шул хакта кайгылы хәбәрләрне дә газета аша "ишетәбез". Мәрхүм-мәрхүмәләрнең күбесе күргән-белгән якташлар булып чыга. Алар өчен көенәбез. Ә юбилейлар, туган көннәр үткәрүчеләр хакында укып сөенәбез.
Инде көзгә кердек. Алдагы озын кышкы кичләрдә "Безнең Чирмешән" яхшы иптәш әле ул. Шуның өчен аңа алдан ук язылып куябыз.
Роза Закирова.
Түбән Кәминкә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнен Чирмешэн