Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Эх! Яшәүләре ни тора?!

38 ел элек (1977-1978 еллар) без Иске Үтәмеш урта мәктәбен тәмамлап, төрлебез-төрле якка таралыштык. Мәктәптә Урманасты Үтәмеш, Югары Чегодай, Иске Сережкино авылларыннан да килеп укыдылар. Без быел юбилярлар, безгә 55 яшь. Хисләремне шигырь юллары белән дәвам итәм. 55 ел үтеп киткән Сизми-сиздерми генә, Тормыш юлын безнең кебек Матур үтәр кем...

38 ел элек (1977-1978 еллар) без Иске Үтәмеш урта мәктәбен тәмамлап, төрлебез-төрле якка таралыштык. Мәктәптә Урманасты Үтәмеш, Югары Чегодай, Иске Сережкино авылларыннан да килеп укыдылар. Без быел юбилярлар, безгә 55 яшь. Хисләремне шигырь юллары белән дәвам итәм.

55 ел үтеп киткән

Сизми-сиздерми генә,

Тормыш юлын безнең кебек

Матур үтәр кем генә?!

Алда ниләр көтеп тора?

Бүген әле матур кышлар,

Күңелгә моңнар тула.

ЭХ! Яшәүләре ни тора!

Язсын безгә шулай

Ап-ак кышка керергә.

Аннан чыгыйк якты язларга,

Яз назларын тоеп яшәргә!

Керик әле җылы җәйләргә,

Әрәмәдә көтү көтәргә.

Җәйге яшел болыннарда

Сабан туен бәйрәм итәргә.

Язсын безгә тәмле җир җиләген

Тәлгәш-тәлгәш авыз итәргә.

Тургай сайрауларын тыңлып,

Басу-кырларны бер иңләргә.

Җәйләр үтте инде, көзгә кердек,

Көзләрнең дә бар бит шатлыгы.

Амбарларда - илем байлыгы

Көзләр булсын гомер аклыгы.

Ни кызганыч, класташларыбыз арасында инде бакыйлыкка күчүчеләр дә бар. Шигырем аларга да дога булып барсын.

Гөлсинә Шәрәфетдинова (кыз фамилиям Җиһаншина).

Сарман районы, Янырус авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Чегодай сыйныфташлар Иске Сережкино авылында Юбилярлар Урмаасты Үтәмеш