Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәнлеләр татулык яклы

Соңгы вакытта Франциядә тетрәндергеч вакыйгалар булды. Пәйгамбәрдән көлеп, карикатуралар бастырып, диннәр, халыклар арасында бәрелешләр китереп чыгардылар. Кемнәрнеңдер уйланылмаган адымы аркасында бер гаепсез кешеләрнең дә гомере өзелде. Бу тавыш - гауга кемгә кирәк? Төрле дин, милләт кешеләре үзара аңлашып, дус булып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәүгә ни җитә. Тарихтан белүебезчә, Болгар илендә...

Соңгы вакытта Франциядә тетрәндергеч вакыйгалар булды. Пәйгамбәрдән көлеп, карикатуралар бастырып, диннәр, халыклар арасында бәрелешләр китереп чыгардылар. Кемнәрнеңдер уйланылмаган адымы аркасында бер гаепсез кешеләрнең дә гомере өзелде. Бу тавыш - гауга кемгә кирәк?

Төрле дин, милләт кешеләре үзара аңлашып, дус булып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәүгә ни җитә.
Тарихтан белүебезчә, Болгар илендә дә төрле милләт кешеләре гомер иткән. Яһүдме, христиан яки ислам динендәге кешеме, бер-берсен тигез күрсен иде, барлык диннәр өчен дә Аллаһ бер бит ул. Библиядә дә, Коръәндә дә бер үк мәгънәле сүзләр язылган, барлык диннәр дә тату булырга өнди.
Хәдисләрнең берсендә шундыйрак сүзләр бар: "Чит диндәге кешене рәнҗетүдән курык, ул да дога кыла, догага каршы пәрдә юк."
Европа илләрендә вакытлы матбугатта дини темаларга карикатуралар бастыручыларга шуны аңлатасы иде. Сүз иреге хокукы төрле милләт һәм дин вәкилләреннән торган җәмгыятьнең рухи кыйммәтләреннән һәм әхлакый идеалларыннан көләргә ирек бирелә дигән сүз түгел бит.
Ярый әле безнең илдә мондый хәл юк, бер дин вәкилләре икенче диндәгеләргә карата хөрмәтле. Бөек Тукаебыз да үз шигырендә милләтләр дуслыгын сурәтләгән:
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.
Без үзебез дә күп милләтле районда яшибез. Мине мәктәпне бетерүгә Шешминка мәктәбенә укытучы итеп билгеләделәр. Татар авылында үскән кыз баланың рус теле дә чамалы. Минем дөрес әйтмәгән сүзләремнән берәү дә көлмәде, итагатьле генә итеп хаталарымны дөресли иделәр. Биредә русчаны яхшырак өйрәндем, моның өчен мин хезмәттәшләремә бик рәхмәтле. Якташларым, дус, тату, бердәм булып, диннәрне, милләтләрне хурламыйча, бер-беребезгә ярдәм итешеп яшик.
Наҗия Сөләйманова.
Чумачка авылы.
Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Чумачка авылы

2
X