Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәнлеләр күптән санлы телевидение карый

Соңгы вакытта республикада аналог телевидениесен туктатып, телевизион тапшыруларны санлы режимда гына күрсәтә башлаячаклары турында еш   сөйлиләр.

Безнең авылдашлар, шул исәптән, без дә, инде күптәннән санлы телевидение карыйбыз. Республика яңалыкларын ТНВ каналыннан белеп барабыз, мәдәният тормышын “ТНВ-мәйдан”нан күзәтәбез. Әлеге каналлар бушлай түгел, ай саен аерым бер түләү бар.

Санлы режимда программаларны бушлай карау өчен иске  телевизорларга приставка һәм антенна кирәк.  Әмма авыл халкын шунысы борчый - приставка аша ТНВны, татарча тапшырулар карап булмый. Авылда халык җаен тапты – әлегә моңа  иске антенна аша тоташалар.

Гөлшат Әгъләмова.

Әмир авылы.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев