Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә яшәүче ветеран - шәп җырчы да

Үз гомерләрендә күпне күргән, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр белән социаль хезмәткәр буларак, мин еш очрашам. 16 ел эшләү дәверендә аларга игътибарның, хөрмәтнең һәм ягымлы сүзнең никадәр кадерле икәнлегенә инандым.

Өлкәннәрнең берсе – 23 февральдә 90 яше тулачак Евдокия Игнатьевна Гаврилова  хакында аерым сөйлисем килә. Аның хатирәләрен тыңлагач, әлеге хатын-кызның – тыл хезмәтчәненең нинди сынаулар кичергәненә таң калырлык! Тулы бер китап язарлык бит.

Дуся апаның һәм аның башка яшьтәшләренең бала чагын сугыш “урлаган”. Хәзер инде юкка чыккан Свобода поселогындагы башлангыч мәктәпнең 4 нче классын тәмамлаган яшүсмер кызга 12 яшеннән “Свобода” колхозында эшләргә туры килә. Ул атлар белән җир сукалый, урак белән иген ура, көлтәләр бәйли, суктыра... Урак, кызу эшләр вакытында аяктан егылырлык дәрәҗәдә арыганнар алар, тик зарланмаганнар. Өстәвенә, Гавриловларның тамаклары да ачлы-туклы гына. Ул әнисенең уңышы җыеп алынган кырда калган черек бәрәңге җыярга җибәргәнен әле дә хәтерли – аңардан коймак ише әйбер, ә тары кибәгеннән кабартма пешергәннәр.

Евдокия Игнатьевна 1949 елда Свобода егете Поликарп Гавриловка кияүгә чыга. Алар авылда йорт өлгертәләр һәм 65 ел бергә матур гомер кичерәләр. Гаилә башлыгы – районда алдынгы терлекче, гармунда оста уйнаган, ә хатыны матур җырлаган. Авылдагы мәҗлесләр вакытында Гавриловларның урыны гел түрдә була.

Дуся апа 40 ел колхозда эшләгән. Хәзер ул Чирмешәндә яши, өч баласы, алты оныгы һәм алты оныкчыгы бар.

Евдокия Игнатьеваның көчле рухлы булуы, тормышны яратуы, оптимизмы – хәзерге буынга бик матур үрнәк.

Вера Тарасова, социаль хезмәткәр.

Чирмешән авылы.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев