Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен ромашка чәчәкләре бизәде

“Рус милли-мәдәни берләшмәсе“нең җирле бүлекчәсе инициативасы белән Чирмешәндә зур бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үткәрелде. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе каршындагы мәйданчыкка төрле яшьләрдәге дистәләрчә кеше җыелды.

Әлеге бәйрәмнең тарихи нигезе – Муром шәһәренең изге князьләре Петр һәм Февронияне, гаилә һәм никахны саклаучыларны, аларның мәхәббәт, тугрылык һәм изгелек белән үткән үрнәк гаилә тормышын искә алу көне белән бәйле. Риваять буенча, ул чорның төрле михнәтләренә карамастан, әлеге пар озын-озак бәхетле гомер кичерә һәм ир белән хатын бер көнне, 1228 елның 8 июлендә Муром шәһәрендә вафат була. 13 нче гасырдан килеп  җиткән  бу легенда әле дә яши, заманалар, кешеләрнең тормышка карашлары, ихтыяҗлары, гореф-гадәтләре үзгәрсә дә, гаиләдә ул чиста күңелле, тугры һәм игелекле булырга өнди.

Бәйрәмне оештыручылар  бәхет серләре белән уртаклашкан гаиләләрне котлап, кызыклы программа әзерләгәннәр. 40 елдан күбрәк яшәгән парларга аерым хөрмәт күрсәтелде.

Ә җәйге чәчәкләр – ромашкалар бәйрәмнең символик бизәге иде. Чараны алып баручы Ирина Митяева тамашачыларга бәйгеләрдә һәм викториналарда катнашырга тәкъдим итте. Ирина Суворова исә балаларның күңелен күрде.

Бәйрәмдә Әлмәт районы җырчысы Андрей Киселев катнашуы кунаклар өчен музыкаль бүләк булды. Аның һәм район мәдәният йорты хезмәткәре Александр Селезнев башкаруында эстрада җырлары барысын да күмәк биюләргә – дискотекага “кыздырды“.

Оештыручылар матди ярдәм иткән абыйлы-энеле Сергей һәм Алексей Плехановларга, Гаспарян гаиләсенә (әрмән аш-суы) һәм шәхси эшмәкәр Магомед Машхоевка рәхмәтләрен ирештерәләр.

Валентина Меркулова.

Чирмешән авылы.

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X