Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән районында “Традицион ислам айлыгы“ кысаларында очрашулар үткәрелә

Традицион ислам айлыгы кысаларында безнең авылда да зур чара оештырылды. Әлеге очрашуга килгән мәктәп укучылары, авыл халкы өчен ул бик зур тәрбияви чара булды. Биредә вәгазь дә сөйләнде, Сириядәге, дөньядагы хәлләргә дә тукталып үттеләр. Тәкъдим ителгән кинофильмнар бик мәгънәле, өлкәннәрне генә түгел, балаларны да уйланырга этәрә. Әлеге фильмнар дин юлына...

Традицион ислам айлыгы кысаларында безнең авылда да зур чара оештырылды.

Әлеге очрашуга килгән мәктәп укучылары, авыл халкы өчен ул бик зур тәрбияви чара булды. Биредә вәгазь дә сөйләнде, Сириядәге, дөньядагы хәлләргә дә тукталып үттеләр. Тәкъдим ителгән кинофильмнар бик мәгънәле, өлкәннәрне генә түгел, балаларны да уйланырга этәрә. Әлеге фильмнар дин юлына басарга да өнди, ата-анага хөрмәт тәрбияли, диннәр дуслыгын да сурәтли.
Безнең авылда да дингә тартылучы яшьләр, мәктәп укучылары күп. 15ләп бала мәчеттә дин дәресләре ала.
Сирия, Украинадагы низаг, чын сугыш турындагы хәбәрләрне ишеткәч, телевизордан күргәч, анда яшәүче халыкны кызганып куям. Без дә күп милләтле илдә яшибез, тату яшибез, Аллага шөкер, күз генә тимәсен. Иске Үтәмеш татар авылы булса да, башка милләт кешеләре дә аз түгел. Без күрше Иске Сережкино халкы белән дә гомер - гомергә дус, тату яшәдек. Бу авылдан Владимир Липатов белән фермада бергә эшләдек, дуслыгыбыз бүген дә дәвам итә, гаиләләр белән кунакка йөрешәбез. Күмәк эшләрдә бер-беребезгә булышабыз. Бәйрәмнәребезне дә хөрмәт итәбез. Без аның белән үзара татарча аралашабыз. Владимир татарча бик матур сөйли. Мин үзем дә чуваш телен бераз аңлыйм.
Илләребездә тынычлык булуын теләп намаз саен дога кылабыз. Дус-тату яшәүгә ни җитә.
Вәлирахман Газизов,
Иске Үтәмеш мәчете имамы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Иске Үтәмеш Ислам дине