Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән мәдәният йортында өлкәннәрне җырлап та, биеп тә хөрмәтләделәр

Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йортында оештырылган бәйрәм кичәсе анда катнашкан һәркем күңелендә матур кичерешләр калдыргандыр дип уйлыйм.

Концертка килүчеләрне матур итеп киенгән кадетлар каршы алды, һәр кешегә истәлеккә балалар ясаган кул эшләнмәсе тапшырдылар. Бу көнне Казан артистлары гына түгел, ә үзебезнең балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче сабыйлар да әби-бабайларны, гомумән, бәйрәмгә килүчеләрне җырлап, биеп шатландырдылар.

Безне хөрмәт итеп, шундый матур кичә оештырган, аңа үз өлешен керткән, җырлап-биеп күңелләребезне күргән һәр кешегә рәхмәтебезне җиткерәбез.

Форсаттан файдаланып, район газетасы редакциясе коллективына да рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Ел саен безне, ветераннарны, искә алалар, онытмыйлар,  өйгә килеп тәбриклиләр, бүләкләр тапшыралар. Безне зурлаган өчен Ходай Тәгалә сезгә кылган яхшылыкларыгызны бише белән кайтарсын, һәр башлаган эшләрегез уң булсын, уңышлар гына юлдаш булсын. Һәм иң мөһиме - сезне һәм якын кешеләрегезне сәламәтлектән аермасын!

Флюра Минхәерова.

Чирмешән авылы.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев