Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән лицее укучысы Инзилә Әшрапова фәнни эшкә “чумган”

Чирмешән лицееның 10нчы сыйныф укучысы Инзилә Әшрапова Казанның 110нчы лицеенда, Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган чарада, укучыларның фәнни-гамәли конференциясендә катнашып җиңү яулап кайтты. Инзиләне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы, истәлек бүләкләре белән билгеләп үттеләр. Аңа кадәр сәләтле кыз Чистай шәһәрендә яшүсмерләрнең Кояш Тимбикова исемендәге яшүсмерләрнең фәнни-тикшеренү...

Чирмешән лицееның 10нчы сыйныф укучысы Инзилә Әшрапова Казанның 110нчы лицеенда, Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган чарада, укучыларның фәнни-гамәли конференциясендә катнашып җиңү яулап кайтты.

Инзиләне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы, истәлек бүләкләре белән билгеләп үттеләр.
Аңа кадәр сәләтле кыз Чистай шәһәрендә яшүсмерләрнең Кояш Тимбикова исемендәге яшүсмерләрнең фәнни-тикшеренү зона укуларында призлы урын яулаган иде.
Һәр фәнни-тикшеренү эше укучыдан әзерлек, эзләнү сорый. Казанда узган фәнни-тикшеренү конференциясенә барлыгы 397 эш җибәрелгән. Әлеге эшләрнең 65се икенче турга сайлап алынды. Шулар арасында Инзиләнең хезмәте югары бәя алу - безнең өчен дә сөенеч.
Рәзилә Шәрифуллина,
Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Лицей