Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән егетләре горурланырлык эшләр башкара

Мин Сезгә Башкортстаннан язам. Студент чакта Чирмешән районында бер ай (1965 елда) ашлык җилгәргән идек. Әле хәтта концерт та куйдык. Сәхнәдән "Гөлшаһидә" җырын җырлавым искә төште...Шуңа күрә, сезнең яклар, Казан, Татарстан бик якын миңа. Шушы көннәрдә "Без-бергә" газетасыннан Себердә эшләүче Әмир авылы егетләре - Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовларның изге эш-гамәлләре...

Мин Сезгә Башкортстаннан язам. Студент чакта Чирмешән районында бер ай (1965 елда) ашлык җилгәргән идек. Әле хәтта концерт та куйдык. Сәхнәдән "Гөлшаһидә" җырын җырлавым искә төште...Шуңа күрә, сезнең яклар, Казан, Татарстан бик якын миңа.

Шушы көннәрдә "Без-бергә" газетасыннан Себердә эшләүче Әмир авылы егетләре - Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовларның изге эш-гамәлләре хакында укып бик сөендем. Хәер, сүзне ерактанрак дәвам итим әле...
Соңгы вакытта үзәк телевидение каналлары элеккеге бер өлкә губернаторының хикмәтле караклыклары турындагы хәбәрләрне кабат-кабат күрсәтә. Гади кешенең мие сыйдыра алмастай, дәүләттән урланган байлыкларның күләме миллиардлар белән исәпләнә. Хәтта языша торган ручкасы гына да, имеш, 37 миллион сум тора икән. Бу адәм затының кыланмыш-гамәлләре гади халыкта җирәнгеч чиркану һәм аптыраш хисеннән башка берни тудырмый. Тик шунысы шомландыра: халыкны талап тиресен калынайткан мондыйлар берәү-икәү генә түгел. Кызганыч, ил халкының җилкәсен кимерүче мондый Карун - мәлъгуннәрнең рисвай ителгәннәре генә дә хәйран күп. Ачыграк булсын дисәк, халык телендә алтын-көмеш колына әверелгән, күзен-башын байлыгы томалаган Карунның кемлеген искә төшерик. Аллаһы Тәгалә әйткән: "Без шушы Карун исемле кешегә бик күп байлыклар, хәзинәләр, дәрәҗәләр бирдек. Хәтта аның байлыклары шулкадәр күп иде, хәзинәләрнең ишекләрен ачар өчен, аларның ачкычларын гына да унышар кеше күтәреп бара иде. Берзаман Карун үзенең маллары, хәзинәләре белән мактаныр өчен, бөтен байлыгын төяп, урамга чыккан. Кешеләр "аһ" иткән. Әлбәттә инде, саран Карун тиздән һәлак булган, аның җыйган маллары, хәзинәләре дә күккә очкан...
Теге губернатор гамәлләре һәм язмышы белән бик тәңгәл килгән әлеге дини гыйбарәне халык гасырлар буе сөйләп килә. Күрүебезчә, ул бар кеше күңеленә дә үтеп керми, малы-байлыгы ташып ашканнарның күбесе мондый нәсыйхәтләрне йөрәге белән кабул итми. Ни өчен? Чөнки аның җаны моңа әзер түгел. Ә инде җаны иманлы, күңеле изгелек белән тулган кеше бервакытта да кеше хакына керми. Һәм үзе эшләп тапкан, үз хезмәте, тырышлыгы белән тудырылган байлыкларга, Карун сыман, ябышып та ятмый. Халык үзенең мондый улларына хөрмәт белән карый, рәхмәт әйтә.
ТНВ-Планета каналында "Татарлар" дигән бер тапшыру бара. Аның геройлары - тырыш, уңган-булган, иманлы, халык өчен җан атып яши торган ир асыллары, малтабарлар. Бер эшмәкәр милләттәшебезнең, 70 миллион сум тотып, үз туган җирендә мәчет, мәктәп-мәдрәсә салдыруы турындагы хәбәр нык тетрәндергән иде. Әле менә "Без-бергә" (№3, 2015) гәзитен укып, Чирмешән районыннан бертуган Әгъләмовларның изге гамәлләре турындагы мәкалә тәэсиреннән күңелләр күтәрелеп, тормышыбызны бизәп яшәүче мондый улларыбыз булуыннан күңелгә рәхәтлек, сөенечләр килә. Фазыйл белән Миндар зур тырышлык, зирәк акыл белән корган бизнесларының, тапкан малларының рәхәте аның күләмендә түгел, ә авылдашлары, туган җирләре өчен файдалы, игелекле гамәлләрдә чагылырга тиешлеген ихластан күңелләренә салганнар. Һәм шушы ихласлык аларны игелекле эшләргә алып бара. Саф, матур күңелле балаларның күңелләрендәге нур аларның төс-башларында, тышкы кыяфәтләрендә дә чагыла. Шундый уллары өчен әниләренең дә рухы шаттыр, әлбәттә. Аларның яшәү үрнәге, кылган гамәлләре зур мәгънәгә, зур тәрбияви көчкә дә ия. Бүген безнең һәрберебез дә: баймы ул, яки яшәренә җиткереп кенә барамы - мин шушындый гамәлне кыла алыр идемме? дигән сорауга уңай җавап бирә алмый бит.
Дөньяның иң бай кешесе Билл Гейтс, мәрхәмәтлелек фондына үзенең 28 миллиард долларын биреп, башка миллиардерларны да үз үрнәгенә иярергә өндәп, ярты мөлкәтегезне ярлылыр файдасына бирегез, дип чакырган. Берәү дә җавап бирмәгән...
Ә Чирмешән районында туып үскән ике ир-егет изге гамәлләре белән үзләрен дә, туган төбәкләрен дә мәртәбәгә күтәрделәр.
Ильмира Латыйпова.
Башкортстан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Сургут шәһәре