Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Булганын сакларга кирәк

Иске Сережкино авылында ике чишмә бар. Узган ел аларның берсен "Татнефть" ААҖе төзекләндерде. Хәзер чишмә тирәсе - авылның иң матур урыны. Авылдашлар бирегә суга киләләр, Иске Сережкино урамнарындагы суүткәргечләрдән дә чишмә суы ага. Икенче чишмәбез Ачалга елгасы ярында урнашкан. 1978 елгы язгы ташуда аны су юып китә язды. Чишмәне коткару...

Иске Сережкино авылында ике чишмә бар. Узган ел аларның берсен "Татнефть" ААҖе төзекләндерде. Хәзер чишмә тирәсе - авылның иң матур урыны. Авылдашлар бирегә суга киләләр, Иске Сережкино урамнарындагы суүткәргечләрдән дә чишмә суы ага.


Икенче чишмәбез Ачалга елгасы ярында урнашкан. 1978 елгы язгы ташуда аны су юып китә язды. Чишмәне коткару өчен авылдашлар яр буйлап читән үрделәр, таллар утырттылар. Ләкин кайберәүләр әлеге талларны кисеп утынга ташыйлар. Югыйсә хәзерге заманда утын юнәтү проблема түгел, аны арзан бәягә дә сатып алып була. Талларны кискәч яр ишелсә, чишмәне тергезүе кыен булачак. Нигә булганны саклый белмибез икән без?
Зур Чирмешән елгасы буенда безнең якларда сирәк очрый торган зирек куаклары үсеп утыра. Ә урман безнең авылдан 7 километрлап якта урнашкан. Шуңа да карамастан, элеккегеләр зирекләргә тимәгәннәр, аларны саклаганнар. Ләкин соңгы елларда зиреклекне турап бетерделәр дияргә була.

Мәктәпләрдә дә табигать байлыкларын сакларга һәм арттырырга кирәк, дип өйрәтәләр бит.

Дөрес, бөтен нәрсәне дә саклап үстереп булмый. Авыл урамнарын, кыр- басуларны баскан чүп үләннәре, корткычларга каршы көрәшергә кирәк.

Бервакыт өйгә кайтып барганда "Үтәмеш" җәмгыятенең сыер көтүе уртасында төлке күреп алдым. Әгәр дә ул котырган булса, терлекләрне тешләсә? Төлкеләр авылга да киләләр, Мария Корнилова хуҗалыгында алар 9 тавыкны буганнар.

Элегрәк аучыларга ала каргаларны атарга задание бирә иделәр, хәзер моның белән шөгыльләнүче юк. Шуңа да бу кошлар нык үрчеде, алар хәтта көтүләре белән тавыкларга да ташланалар. Торак пунктларга зыян салучы төлкеләр һәм ала каргаларны атуны оештырсалар яхшы булыр иде дип саныйм.

Евгений Илюхин.
Иске Сережкино авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Иске Сережкино авылында