Бәркәтәлеләр авыл фельдшерыннан уңдык, диләр
Быел кышын халыкка әллә нинди генә усал грипп бәйләнде. Үзем дә озак кына уколлар алып йөрдем. Исәнлек бик кадерле, әле ярый авыл халкы фельдшерыбыз Илсөярдән бик уңды. Кайчан карама, ул медицина тартмасын тотып, авырулар янына ашыга, чакырсалар, сәгате-минуты белән килеп җитә. Барысын да йөреп узарга авыл да бик зур, әмма...
Быел кышын халыкка әллә нинди генә усал грипп бәйләнде. Үзем дә озак кына уколлар алып йөрдем. Исәнлек бик кадерле, әле ярый авыл халкы фельдшерыбыз Илсөярдән бик уңды. Кайчан карама, ул медицина тартмасын тотып, авырулар янына ашыга, чакырсалар, сәгате-минуты белән килеп җитә. Барысын да йөреп узарга авыл да бик зур, әмма Илсөяребез иренми, я дәвасын бирә, я машинасын табып, көн дими, төн дими, чирлене үзе Чирмешәнгә табибларга илтеп кайта. Мондый шәфкатьле, җаваплы булу һәркемнең көченнән килми.
Самара өлкәсенең Ярмәк районыннан килен булып төшкән Илсөяр Миргалимованы бик ярата авыл халкы. Аңа кадәр озак еллар авылдашларыбызны Илсөярнең апасы Венера дәвалады. Аңа да рәхмәтле бәркәтәлеләр. Яхшылык бер дә онытылмый ул.
Менә үткәннәр дә искә төшеп китте. Элек авылда колхоз гөрләгән елларда, әгәр авырып китсәң, колхоз рәисе Әбелкәрәм Нуриманович больницага илтергә машинасын өй алдына китереп бастыра иде. Ял йортына барырга, кайтырга булса да машинасын бирә. Хәзер нинди заман, кемдер хөкүмәт машинасында йөрсә, икенчеләрне больницага илтергә транспорт юк. Аннан Илсөяр кебек фельдшерлар авырулар өчен машина эзләргә мәҗбүр. Элек кеше кадерлерәк иде шул.
Наҗия Мостафина.
Бәркәтә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев