Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәркәтәдән Миннур апа игелек кылып яши

Бәркәтә авылыннан Миннур Галиева, олы яшьтә булса да, ярдәмгә мохтаҗларга булышырга ашыга. Хәзер өйләребезгә су кергән, җылы, якты, кыскасы, бөтен шартлар да бар. Шулай да кайбер йомышлар белән өйдән чыгып китәргә туры килә, ә ялгыз яшәүче кайбер әби-бабайларга бу бик авыр. Ә безнең Миннур тирә-күршесендәге өлкәннәргә утка, газга, телефонга түләргә...

Бәркәтә авылыннан Миннур Галиева, олы яшьтә булса да, ярдәмгә мохтаҗларга булышырга ашыга.

Хәзер өйләребезгә су кергән, җылы, якты, кыскасы, бөтен шартлар да бар. Шулай да кайбер йомышлар белән өйдән чыгып китәргә туры килә, ә ялгыз яшәүче кайбер әби-бабайларга бу бик авыр.
Ә безнең Миннур тирә-күршесендәге өлкәннәргә утка, газга, телефонга түләргә дә булыша, игелекле гамәлләрдән ямь табып яши. Миннур үзе дә берничә төрле газета-журнал алдыра, китапханәдән китап алып укырга да вакыт таба.
Миннур тормыш юлында авырлыкларны да күп күрә. Бик яшьли ике бала белән тол кала, яшь анага кызын да җир куенына салырга туры килә. Ул бәләкәй улын каенанасына калдырып Казахстан якларына китә. Анда күп еллар тимер юлда эшли. Тагын бер кат бәхетен сынап карый, тормышка чыга. Тик язмыш Миннурны кабат туган авылына кайтара. Уңган-булган кешегә кайда да эш табыла, ул 70 яшенә кадәр фермада эшләде, маллар асрады.
Наҗия Мостафина.
Бәркәтә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бәркәтә авылы Игелеклелек