Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәркәтәдән Фәхретдин Минһаҗев район газетасын яратып укый

Район газетасы килгән көн безнең өйдә зур бәйрәм кебек була. "Безнең Чирмешән"не карчык белән икәү укыйбыз, аннан фикер алышабыз. Еш кына танышлар турында да мәкаләләр чыга. Газетаны җыеп барабыз, мин кайбер мәкаләләрне кат-кат укыйм, читтә яшәүче балалар да "Безнең Чирмешән" аша район хәбәрләре белән таныша. Мин авыл хуҗалыгы турындагы мәкаләләрне,...

Район газетасы килгән көн безнең өйдә зур бәйрәм кебек була. "Безнең Чирмешән"не карчык белән икәү укыйбыз, аннан фикер алышабыз. Еш кына танышлар турында да мәкаләләр чыга. Газетаны җыеп барабыз, мин кайбер мәкаләләрне кат-кат укыйм, читтә яшәүче балалар да "Безнең Чирмешән" аша район хәбәрләре белән таныша.

Мин авыл хуҗалыгы турындагы мәкаләләрне, аеруча, кызыксынып укыйм, бүгенгене үткәннәр белән чагыштырам. "Суд залыннан" рубрикасы астында басылучы язмалар күпләргә сабак булырлык. Гыйбрәтле язмышларны да бирелеп укыйм. Алар кайберәүләргә хаталарын, ялгышларын төзәтергә дә ярдәм итәдер.
Редакция хезмәткәрләренә уңышлар, каләмнәренең үткен булуын телим. Без алардан тагын да кызыклы мәкаләләр көтәбез.
Фәтхетдин Минһаҗев.
Бәркәтә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газета укучы фикере