Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәркәтәдә футбол чемпионатын көтәләр

Тиздән футбол буенча дөнья чемпионаты башланачак. Әлеге уеннар илебезнең унбер шәһәрендә узарга тиеш.

Кызганыч, кайбер илләр бу зур бәйгенең Россиядә үтүенә каршы: бойкот оештырмакчы булалар. Югыйсә, спорт ул - дуслык уеннары, аны сәясәт белән бәйләүләре – килешә торган хәл түгел. Әмма, чемпинат-мундиаль, барыбер, безнең илдә үтә. Бу уеннар булырга тиешле барлык шәһәрләрдә дә заман таләпләренә туры килгән матур, зур футбол кырлары төзелде. Туристлар өчен дә күрсәтер җиребез, мактанырлыгыбыз бар. Бигрәк тә Казан шәһәребез күзләрнең явын алырлык.

Безнең Бәркәтә авылында Чирмешән балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең филиалы эшли. Кызлар һәм егетләребез футбол бүлегендә бик теләп шөгыльләнәләр. Күрсәткечләребез дә сөенерлек. Шуларның берничәсен санап китсәк, кызлар командасы Татарстанда беренчелекне яулап, Геленджик шәһәрендә финал уеннарында (!) катнашты. Шулай ук егетләребез - Түбән Новгород шәһәрендә, кызларыбыз Пенза шәһәрләрендә ил күләмендә оештырылган бәйгеләрдә көч сынаштылар. Россиянең зур шәһәрләре командалары арасында, авылдан килгән спортчылар үзләрен алар белән тигез күрсәттеләр. Укучылар арасында 2017-2018 уку елы республика спартакиадасында Ульяновка һәм Бәркәтә мәктәбе җыелма командасы кызларының 3 урын яулаулары белән дә ничек горурланмыйсын?!

Шуңа күрә дә без Бөтендөнья чемпионатын зур түземсезлек белән көтәбез. Футболны үз итәбез, яраткан команда, матур уеннар өчен жан атарга әзер без.

Марат Җамалиев,

Бәркәтә мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футбол чемпионаты