Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бүлешер нәрсәбез юк

Мин Татарстанга кырык еллар элек Әрмәнстаннан килдем. Ә Чирмешәндә 1980нче елдан бирле яшим. Шушы дәвер эчендә районда гел төзелеш эшләрендә хезмәт куярга туры килде. Колхозларда терлекчелек биналары кордык, йортлар, клублар салдык. Ул елларда мин эшләгән МСО оешмасы бик көчле иде бит. Әле дә хәтерлим, объектларда 25ләп бригада эшләде. Техника йөзләп...

Мин Татарстанга кырык еллар элек Әрмәнстаннан килдем. Ә Чирмешәндә 1980нче елдан бирле яшим. Шушы дәвер эчендә районда гел төзелеш эшләрендә хезмәт куярга туры килде. Колхозларда терлекчелек биналары кордык, йортлар, клублар салдык. Ул елларда мин эшләгән МСО оешмасы бик көчле иде бит. Әле дә хәтерлим, объектларда 25ләп бригада эшләде. Техника йөзләп кенә булгандыр.

Төзелешләр искиткеч күп иде. Соңгы елларда исә район үзәгендәге сәнгать мәктәбен, Дзержинский урамындагы 14 квартиралы йортны, Амур ягындагы "Ландыш" балалар бакчасын төзүдә катнаштым.
Шундый эшләр башкаргач, инде ничә еллар шунда гомер иткәч, Чирмешәнне үз иттем, якынайды миңа бу төбәкләр. Дусларым, танышларым да шактый.
Әрмән, рус телләреннән тыш, татарчаны да аңлыйм, бераз сөйләшәм дә әле. Мондагы кебек үзара дус, аңлашып яшәүгә ни җитә! Мин үзем совет тәрбиясе алган кеше, интернационалист. Элек зуп-зур Советлар Союзында күпме милли республикалар үзара ызгышмыйча, ярдәмләшеп гомер итте. Туганнар кебек яшәдек дим мин.
1963-66нчы елларда Свердловск өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. Полктагы 500 хәрбидән бер мин әрмән кешесе. Хезмәттәшләрем арасында нинди генә милләт вәкилләре юк иде. Өч елда милли нигездә әгәр бер тавыш чыкса.
Мин тумышым белән Әрмәнстанның Спитак шәһәреннән. 1988нче елда җир тетрәп, мәктәптә укучы кызым һәм улым һәлак булды. Бәлага тарыган әрмән халкына ул елларда бөтен СССР халкы ярдәм итте. Үзем дә җимерекләрне торгызуда дүрт ел эшләдем. Чирмешәннән Шенталага барганда, уң кулда, җир тетрәүдә һәлак булган якыннарыбызны искә алу урыны булдырдык. 7нче декабрь көнне, тирә-як районнарда яшәүче милләттәшләребез белән, йөзләп кеше шунда киләбез.
Менә шундый кайгы-хәсрәтләр килмәсен. Ызгышмыйча, талашмыйча, бер-беребезне ихтирам итеп яшәргә язсын.
Казар Гаспарян.
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined тату яшик

2
X