Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Безнең пакет яхшырак

Кызым белән улымның башлангыч классларда укыган еллары иде. Беркөнне минем эштән кайтуыма кызым каршыма елап чыккан. Классташ кызының әтисенә эштән Яңа ел күчтәнәче дип зур "пакет" биргәннәр. Тәм-томнардан кала, аның эчендә искиткеч матур курчак та бар икән. Кыз өзми дә, куймый да, миңа да шундый кирәк, ди. Ул вакытта Чирмешәндә...

Кызым белән улымның башлангыч классларда укыган еллары иде. Беркөнне минем эштән кайтуыма кызым каршыма елап чыккан.

Классташ кызының әтисенә эштән Яңа ел күчтәнәче дип зур "пакет" биргәннәр. Тәм-томнардан кала, аның эчендә искиткеч матур курчак та бар икән. Кыз өзми дә, куймый да, миңа да шундый кирәк, ди. Ул вакытта Чирмешәндә нефтьчеләрнең көчле чагы. Беләм - бай пакетка ия булган теге баланың әтисе шунда эшли, акчалы оешмада Кыш бабай бүләгенең яхшы булганын да беләм: алар белән ярыша алмыйсың. Ә мин эшләгән оешманың хәле шәптән түгел. Алай да, уйладым да, мин кемнән ким соң әле, минем кызым нишләп яңа курчак белән уйнамаска тиеш дип, эштән бирелгән "сыек" кына пакетны кыстырып, кайтуышлый Чирмешәндәге зур кибеткә кердем. Ел ахырында бераз премия дә биргәннәр иде. Киштәләрдә нинди тәмле, затлы ризык бар - барысын да тутырдым гына пакетка: "кулек" нефтьчләрнекеннән бер дә ким булмады. Кечкенә кызыма зур курчак та алдым, зур бер капчык ук килеп чыкты. Яшереп торып булмый, үземне дә обижать итмәдем, аңа бер "акбашны" шудырдым инде.
Өйгә кайттым - андагы шатлыкны күрсәгез! Кызга курчак булды. Хатын да канәгать, икенче көнне эшендә иптәшләренә мактанган, имеш, аның иренең оешмасыннан быел бик яхшы бүләк биргәннәр. Әле ул иртәгә дә шулай итәчәк. Чөнки, инде балалар таралышса да, мин теге гадәтне ташламадым. Һәр елны эштән биргән пакетны кибеттә баетып чыгам. Менә бүген дә шунда керешем. Хатын тагын мактанып кайтсын әле. Без кемнән ким?! Шулай бит, энем?!
Марат Гомәров язып алды.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Яңа ел бүләкләр