Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Үз милләтең белән горурланырга кирәк

Соңгы арада мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, бигрәк тә татар теле сәгатьләрен кыскарту үзен татар дип санаган бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр.

Шунысы аяныч, хәтта татар мәктәпләрендә төп фәннәр рус телендә укытыла. Билгеле, бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә бирүче укучылар өчен бу бик жайлы. Ләкин бу очракта фикерләү шул ук рус телендә бара дигән сүз. Кешенең фикер йөртүе, эчке уйлары кайсы телдә булса, ул шул телне туган теле дип атый, минемчә. Белемнең нигезе (базасы) рус телендә икән, димәк баланың башында ана теленә урын калмый.

Татар балалар бакчасына йөрүче малайлар, кызлар ни өчен русча сөйләшә? Сүз гап-гади татар авылы бакчасы турында бара. Тәрбиячеләр саф татар телендә сөйләшә югыйсә. Бу очракта телевидение һәм интернет, кунакка кайткан "рус телле" балалар, моны контрольдә тотмаган ата-аналар гаепле дияр идем мин. Баласының русча сөйләвен мактап утырган әти-әниләр бар. Янәсе, карагыз әле, рус телендә ничек “теттерә”. Яки, бала рус телендә тизрәк аңлый дип, аңа вата-сындыра русча эндәшәләр. Кызганыч күренеш...

Дәүләт туган телләрне саклауны кирәксенмәгәнлектән, хәзер телне саклап калуның бердәнбер чарасы, урыны – гаилә. Гаилә гореф-гадәтләр, жылы мөнәсәбәт, таяныч, ышаныч учагы булырга тиеш. Һәр гаилә, иң беренче чиратта, саф татар телендә аралашучы, тарихыбызны, мәдәниятебезне хөрмәт иткән кеше тәрбияләргә тырышсын иде. Без ул-кызларыбызга татарча мультфильмнар, фильмнар, әкиятләр, китаплар тәкъдим итәргә  тиешбез. Баланы яшьтән үк гореф-гадәтләр, йолалар, тарихи шәхесләр белән таныштыру зарур.

Татар теле – безнең ана телебез. Башка халыкларга да үз туган телләре газиз. Ата-бабалардан, буыннан-буынга күчеп килгән төп мирас ул.

Безнең милләт тә төшеп калганнардан түгел, данлыклы шәхесләре, әдәбияты һәм мәдәнияте белән тарихта үз урыны булган халык. Үз милләтең белән горурланырга кирәк. Горурлыгы булган кеше теленнән бизмәс.

Телләребезгә болай да куркыныч яный. Төрле яклап кысалар, бу һәрберебезгә мәгълүм. Ничә гасырлар буена сакланып килгән ата-баба байлыгын, заманага ияреп, юк итмик. Без аны киләчәк буынга тапшырырга тиеш. Бу – безнең бурыч.  Телләребезнең гомерен өзмәгез.

Гөлгенә Гафурова.

Түбән Кәминкә - Әлмәт.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев