Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бер яшьлектә, бер картлыкта

Җырларда яшьлекне сагынып, анда яңадан кайтасы килә дигән сүзләр еш яңгырый. Гаеп итмәгез, мин шәхсән яшьлегемне артык сагынам, юксынам дия алмыйм. Аннан, һәр яшьнең үз матурлыгы бит. Яшьлекнең якты мизгелләре булган шикелле, олыгаю, картаюның да үзенә күрә, шагыйрьләр әйтмешли, бер поэзиясе бар. Гәрчә мин шулай уйлыйм. Ишегалдың тулы мал-туар, кош-корт....

Җырларда яшьлекне сагынып, анда яңадан кайтасы килә дигән сүзләр еш яңгырый. Гаеп итмәгез, мин шәхсән яшьлегемне артык сагынам, юксынам дия алмыйм. Аннан, һәр яшьнең үз матурлыгы бит.

Яшьлекнең якты мизгелләре булган шикелле, олыгаю, картаюның да үзенә күрә, шагыйрьләр әйтмешли, бер поэзиясе бар. Гәрчә мин шулай уйлыйм. Ишегалдың тулы мал-туар, кош-корт. Өеңдә оныклар мәш килә. Иртән исән-сау булып йокыдан торып, көннәр буена алар белән әвәрә килү, аларга үзеңнең кирәкле булуыңны тоеп яшәү - менә рәхәт мизгелләр. Гомер иткән "карчыгың" белән кара-каршы утырып, чөкердәшеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп чәй эчеп утырулары гына да ни тора!
Дөрес, мин дә яшьлегем начар булды дип зарлана алмыйм. Бала чактан ук кул арасына кереп, эшләп үскәнгә күрә, ул яшьлекнең узганлыгы сизелмичә дә калган. Әйе, эшләп үстек - авыр дип лаф ормадык. Аннан безнең буын алда якты киләчәк бар, аны төзибез дип яшәде. Без үзебезне кирәкле кешеләр итеп тойдык, җәмгыятькә үз өлешебезне кертә алабыз дип горурланып эшләдек.
Армия хезмәтеннән соң Казанның бер заводында эшләү, кооператив техникумында белем алу - болары да үткән яшьлек хатирәсе. Шыпылдап тулган трамвайга сыймыйча, егетләр белән вагонның арткы баскычына гына асылынып тукталышларны узу - болары да яшьлеккә генә килешә торган шаяру - гамәлләр.
Алда әйткәнемчә, бу үткән гомер. Шуларны сагынам дип ник шыңшып йөрергә. Минем дусларым, иптәшләрем, туганнарым арасында олыгаюны, картаюны күрә алмыйча гүр иясе булганнар байтак. Шуный өчен безгә Ходай тәгалә исәнлек биргәндә, матур картлыкны күреп, аның рәхәтлекләрен тоеп яшәргә язсын. Картлык көнеңдә дә тәмләп яшәп калу - адәм баласы өчен олы бәхет.
Габдулла Шакиров.
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатлар Шакиров яшьлек