Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бер очрашу - бер гомер

20 ел элек чамасы Әмир авылының 200 еллыгын зурлап үткәрделәр. Юбилей уңаеннан авылда чишмәләрне төзәкләндерделәр, урамнар юлына асфальт түшәделәр. Бәйрәмгә бик күп халык җыелды, читтә, еракта яшәүче авылдашларыбыз да кайтты.

Әмирем, туган ягым,

Якын, газиз төбәгем.

Чит җирләрдә яшәсәм дә,

Синдә минем йөрәгем.


“Бер очрашу - бер гомер”,- ди татар халкы. Шулай шул. Эш дибез, вакыт юк, дибез. Ә бит бүген бар кеше иртәгә яныбызда булмаска мөмкин. Сау чакта, аякта нык басып торганда күрешергә, аралашып яшәргә кирәк икән ул.

Әмир авылында “Авыл көне” быел инде җиденче мәртәбә үтә. Авыл халкы белән берлектә эшмәкәр Әгъләмовларның кече сабантуй формасында гына башлангыч алган әлеге бәйрәм инде бик зур, районкүләм, хәтта Татарстан күләмендә зур чагылыш тапты. Әти-әнисе чыгышы Әмир авылыннан булып, ә үзләре кайдадыр башка якларда гомер кичергән күп кенә халык ата - бабалары нигезен барлый башлады. Авылны бик сагынып кайталар, очрашалар, танышалар. Шул “Авыл көне” вакытында танышып, егет белән кызлар кавышу очраклары да билгеле.

Моннан 8 ел элек без, Әмир авылынын Төньяк урамында яшәүчеләр, уйлаштык та урам бәйрәме оештырдык. Уйнап кына башланган уй шундый зур бәйрәмгә әверелде. Күп кенә номинацияләр билгеләп, ярышлар үткәрдек. Урамда иң матур йорт, иң оста пешекче, иң яшь, иң олы кеше билгеләнде. Урамнан чыгышлы кунаклар кайтты. Урам уртасында зур табын ясап, бер зур гаилә булып кич утырдык. Фотога төштек. Бу бәйрәмдә катнашкан кечкенә балаларның күбесе - студентлар. Менә шул фотоларны карыйм да кемнәрдер безнең арада юк та инде. Сагынып сөйләргә генә калды.

Бу атнада, шимбә көнне Әмирдә янә “Авыл көне” булачак. Килегез, күрегез!

Гөлшат Әгъләмова,

Әмир авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев