Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әбдекиемне сагынам

Сары яфраклар коела, Буйсыналар җилләргә. Мин дә очып кайтыр идем Туган-үскән җирләргә. Горур атлап менәр идем Карасу-тау башына. Кайларда гына булсам да Күңелем шунда ашкына. Карасам авылым өстенә Бар да искә төшәләр. Кеше гомере эчендә Утлар-сулар кичәләр. Беркайчан да онытылмый Марталык урманнары, Тәкә каенлыгы белән Әбдеки урамнары. Биш чокырда сынау...

Сары яфраклар коела,

Буйсыналар җилләргә.

Мин дә очып кайтыр идем

Туган-үскән җирләргә.

Горур атлап менәр идем

Карасу-тау башына.

Кайларда гына булсам да

Күңелем шунда ашкына.

Карасам авылым өстенә

Бар да искә төшәләр.

Кеше гомере эчендә

Утлар-сулар кичәләр.

Беркайчан да онытылмый

Марталык урманнары,

Тәкә каенлыгы белән

Әбдеки урамнары.

Биш чокырда сынау үтте

Яшь-үсмер һәм бала чак,

Киләкләрдә су коендык

Бар да истә калачак.

Әбдекидә гөрләп үтте

Өлкә Сабан туйлары.

Бөтен илдән кунак җыйды

Безнең буа буйлары.

Төрле милләт халыклары

Татарча көрәштеләр,

Гореф-гадәтләрне саклап

Кунакка йөрештеләр.

Бергә булыйк, бердәм булыйк,

Араларны суытмыйк,

Авылыбызны, туган якны

Беркайчан да онытмыйк.

Рөстәм Нуртдинов. Әбдеки-Денис.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined