Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бакчага театр килде

Инде берничә ел рәттән безнең районда "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесе уза. Минемчә, бу чара бик кирәкле, файдалы. Алар аша балаларда татар теленә кызыксынучанлык арта, башка милләтләргә ихтирам тәрбияләнә. Балалар да бу бәйгедә бик теләп катнашалар. Чирмешән лицееның 9 сыйныф укучылары бәйгегә әзерләгән курчак театры "Шалкан" әкиятен "Каенкай" балалар бакчасында күрсәттеләр....

Инде берничә ел рәттән безнең районда "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесе уза. Минемчә, бу чара бик кирәкле, файдалы. Алар аша балаларда татар теленә кызыксынучанлык арта, башка милләтләргә ихтирам тәрбияләнә.

Балалар да бу бәйгедә бик теләп катнашалар.
Чирмешән лицееның 9 сыйныф укучылары бәйгегә әзерләгән курчак театры "Шалкан" әкиятен "Каенкай" балалар бакчасында күрсәттеләр. Нәниләр күңеленә бу "бүләк" бик тә хуш килде. Аларның көләч йөзләре, тырышып кул чабулары гына да ни тора.
Безнең бакчага йөрүче рус балалары да ахырдан татар телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, килгән кунаклар белән татар телендә аралаштылар.
Фәридә Шәфигуллина,
"Каенкай" балалар бакчасының татар теле укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан