Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Зирәк хатын-кыз нинди була?

Зирәк хатын-кыз бәхетле була.

Зирәк хатын акыллысыннан аерыламы? Әлбәттә. Шуңа да күпләр нәкъ менә зирәк булырга тырыша да инде. Нинди була соң ул зирәк хатыннар?

1. Ул әйләнә-тирәдәгеләрнең фикеренә бәйле түгел, һәркемгә дә ошамаячагын аңлый. Зирәк хатын үз фикеренә йөз тота һәм ничек кирәк, шулай эшли.

2. Ул үзен ярата һәм үз ихтыяҗларын кайгырта. Моның эгоизм белән бернинди уртаклыгы юк. Зирәк хатын аның якыннарының иминлеге, сәламәтлеге һәм кәефе рухи халәтенә бәйле булуын аңлый.

3. Зирәк хатын-кыз ихтирам йөзеннән генә рәхмәт белдерми. Ул чын күңелдән рәхмәт әйтә. Ул катлаулы хәлдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган кешеләр белән мөнәсәбәтләрне сакларга тырыша.

4. Ул позитив булырга тырыша һәм әйләнә-тирәдәгеләргә комплиментлар ясый. Кешеләр шундый хатын-кыз белән рәхәтләнеп аралаша һәм аңа чын күңелдән соклана.

5. Ул чит кешеләрнең хисләрен һәм теләкләрен ихтирам итә белә һәм үзгәртергә ярамый торган нәрсәгә көчен һәм нервыларын сарыф итми. Шулай итеп, зирәк хатын баланы да үзе кирәк дип санаган нәрсәне эшләргә мәҗбүр итәргә тырышмый, ә аның сәләтен һәм мәнфәгатьләрен үстерергә тырыша.

6. Ул тирә-юньдәгеләрне ничек бар, шулай кабул итә һәм аларны үзгәртергә тырышмый. Әгәр акыллы хатынны якыннарында нидер канәгатьләндермәсә, ул тавыш чыгармый, ә моны төзәтергә ярдәм итәргә тырыша.

7. Күпчелек хәлләрдә зирәк хатын-кыз компромиссны үз чикләрен яклый белмәгәнгә түгел, ә кеше белән мөнәсәбәтләрне саклап калырга тырышканга күрә эзли.

8. Ул, һәркемнең хата ясавы ихтимал дип санап, кешегә һәрвакыт икенче мөмкинлек бирә. Әмма, әгәр дә хәл ике тапкыр кабатлана икән, зирәк хатын-кыз уртак эшчәнлектән баш тарта, кешеләрнең үзгәрмәвен аңлый.

9. Зирәк хатын "өйдән чүп чыгара" алмый. Ул гаилә проблемаларын үзе хәл итәргә тырыша. Моңа бәйле кешеләр белән сөйләшә, гаилә тынычлыгын саклый, чит кешеләргә зарланмый.

10. Ул ир-егеткә мөнәсәбәтләрдә беренчелекне бирә. «Ир-ат - баш, хатын-кыз - муен» дигән мәкальгә тугры ул. Ул ирләргә каршы килми генә үзенекен эшләтә белә.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев