Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Үз хокукларыңны яклый белергә кирәк

Кибеттән алынган азык-төлекнең, өйгә кайткач, срогы чыкканлыгына яисә аның бозылган булуына тап булмаган кеше бармы икән? Яисә алган киемебез, бигрәк тә аяк киеме берничә көннән үк ертылып чыга. Алай да булганы бар. Күпләребез, кибеткә кире йөрергә иренеп, я анда йөрүнең файдасы булмас дип, моңа кул гына селтәргә гадәтләнгән, югыйсә бу очракта без кулланучылар хокукларын яклау белгечләренә мөрәҗәгать итә алабыз.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының Чирмешән районындагы әйдәүче белгече Эльвира Галәүтдинова белән шул хакта сөйләшәбез.

-Эльвира Вәлирәхмановна, шәхсән үзегез мондый хәлләргә юлыкканыгыз бармы?

-Әлбәттә, мин үзем дә шул ук сатып алучы, эштән соң кибетләрне әйләнеп чыгарга, бәяләрне чагыштырырга яратучы хатын-кыз. Эшем дә шуның белән бәйле. Әлеге “сәфәрләр” вакытында сәүдә нокталары киштәләрендә яраклылык срогы чыккан ризык күрсәм, сатучыларга аны алып куярга кирәклеге хакында әйтәм. Еш кына начар товар киштәдә кемнеңдер усал нияте белән, я ничек булса да сатып җибәрик әле дигән максат белән ятмый. Аны кайвакыт я күрмиләр, я алып куярга оныталар. Әмма бу сатучыларны аклау түгел, киштәләрдәге товарларның яраклылык срогы даими тикшерелергә тиеш. Әгәр шул азык-төлек аркасында кеше сәламәтлегенә җитди зыян килсә?

-Бу уңайдан сезгә моң-зар белдерүчеләр булганы бармы?

-Мин бу эштә ярты еллап кына. Әлеге чорда халыкның нәкъ шундый шикаять-гозерләр белән килгәне юк. Әмма срогы чыккан товарлар зур кибетләрдә - сетевой дибез, аннан авыл кибетләрендә булгалый.

-Алай да күз алдына китерик, мин бүген кибеттән кайткач, срогы чыккан товарга юлыктым, ди, әле аннан начар ис тә килә, ди. Миңа нишләргә?

-Беренчедән, товарны кибеттә үк карап алырга тырышу мөһим. Инде эш үткән икән,  товар белән чекны кибеткә алып килергә кирәк. Сезгә  товарны алыштырып бирергә, я акчасын кайтарырга тиешләр. Гадәттә бу яктан проблемалар булмый. Сәүдә ноктасына маркасын төшерергә ярамый.

-Ә бит чекны, бигрәк тә, ир-атлар  сакларга өйрәнмәгән.  Сер түгел, аларны касса янында ук калдырып китәбез.

-Чек булмаган очракта хәл катлаулырак. Әмма башка дәлилләр табарга мөмкин. Бәлки шаһитлар бардыр: сез кибеткә кем беләндер баргансыздыр. Кибеттә сезнең әлеге товарны алуыгызны дәлилләүче видеоязма булуы да бик мөмкин. Гадәттә сәүдә нокталары сатып алучыларның дәгъваларын үтиләр, әйтәм бит,  аларның  репутацияләрен саклыйсы бар. “Фәлән кибеттә срогы чыккан товар саталар икән” - дигән хәбәр халык арасында, бигрәк тә авыл җирендә бик тиз тарала бит ул.

-Эльвира Вәлирәхмановна, әгәр дә инде сатучыларны алай да “җиңеп булмаса”?

-Андый очракта болай эшләргә киңәш итәм.  Әүвәл бу хакта шикаятьләр һәм тәкъдимнәр китабына язарга. Шуннан соң кибеткә товарның сыйфатына дәгъва-претензия  язарга кирәк. Анда претензиянең кемгә, кемнән икәнлеге, исем фамилияләр, контакт телефоннары, товар хакында мәгълүмат, товарга дәгъваның асылы языла. Кирәкле чеклар, язулар нөсхәләре куела. Ул ике нөсхәдә булырга тиеш. Кибет әлеге претензияне вазифаи зат имзасы, мөһер яки штамп куеп алып калырга тиеш. Бер нөсхә сатып алучыга бирелә. Роспотребнадзорга яки кулланучылар хокукларын яклау  оешмасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Без кулланучыларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Райондагы бүлебез  район Советы бинасының икенче катында, Чирмешән, Совет урамы, 32 адресы буенча урнашкан, телефоныбыз: 2-23-80.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев