Чирмешән районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге бүлегендә гражданнар кабул итү узды.
ТР Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Кадыйров биш чирмешәнленең гозерен тыңлады.
Очрашуда Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең райондагы инженер-инспекторы Алексей Мордвинов та катнашты.
ТР Дәүләт техника идарә башлыгы һәм аның урынбасарлары ел дәвамында республика районнарына барып гражданнарны кабул итә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында узган кабул итүгә килгән бер чирмешәнле җитәкчегә берничә соравын җиткерде. Ул тракторны исәпкә кую нечкәлекләрен һәм бүләк ителгән вагонны ничек итеп теркәргә кирәклеген сорады. Казаннан килгән җитәкче үз чиратында якташыбызның гозерен игътибар белән тыңлады һәм киңәшләрен бирде.
–Бездән техникаларны исәпкә кую, йөртү таныклыгы алу һәм алмаштыру буенча ярдәм, консультация сорыйлар, – диде Рәдис Рафил улы. –Авыл хуҗалыгы машиналарына техник карауны вакытында уздырырга һәм аны төзек хәлдә тотарга кирәк, ул үзебезнең иминлек өчен кирәк.
Рәсми өлештән соң ведомство җитәкчесе урынбасары безнең кайбер сорауларга да җавап бирде.
– Рәдис Рафаилович, Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең төп бурычы нәрсәдә?
– Безнең идарәгә алты төр дәүләт хезмәте күрсәтү йөкләнгән. Алар арасында үзйөрешле техника – тракторларга, квадроциклларга, кар машиналарына һәм башка төр техникаларга контроль, тракторчы-машинист таныклыгы бирү, техникаларны исәпкә кую һәм исәптән төшерү. Төп бурыч – техник карау үткәрү. Техник яктан төзек булмаган машина юлга чыкса, авыр хәлләргә, кайчак фаҗигага да китерә ала.
– Идарәдә коррупциягә каршы эшнең төп юнәлешләре нинди?
– Эш берничә төп юнәлештә алып барыла. Беренчедән, хезмәткәрләрне даими укыту һәм типик куркынычлар турында хәбәр итеп коррупцион хокук бозуларның профилактикалау. Икенчедән, дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә ачык процедуралар кертү – дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең барлык административ регламентлары ачык кулланышта бастырылган. Өченчедән, мәнфәгатьләр каршылыгын мониторинглау һәм потенциаль рискларны үз вакытында ачыклау.
Нет комментариев