Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Юләрләр йортында өч көн

«Бездә рәхәт аларга, - диде ул. - Бүлектә җитмеш бишәрдән өч йөз кеше, ә без аларны биш кенә кеше карап-тәрбияләп торабыз. Аларны йөгәндә тоту бик кыен! Бәби астын юешләтеп ятканда, ничектер игътибар итмисең, ә менә балалар олыгайган саен астын пычратып торса... Даниел Киз «Элджернонга чәчәкләр». Кайнанам эштән кайтты да күз...

«Бездә рәхәт аларга, - диде ул. - Бүлектә җитмеш бишәрдән өч йөз кеше, ә без аларны биш кенә кеше карап-тәрбияләп торабыз. Аларны йөгәндә тоту бик кыен! Бәби астын юешләтеп ятканда, ничектер игътибар итмисең, ә менә балалар олыгайган саен астын пычратып торса... Даниел Киз «Элджернонга чәчәкләр».

Кайнанам эштән кайтты да күз яшьләре белән әйтеп салды: «Картаймыш көнемдә ул-бу була калса, зинһар, мине анда илтә күрмәгез!» Без беравыздан: «Юләр сүзе сөйләмә инде», - дидек тә... телне тешләдек. Бу очракта иң урынсыз әйтелгән сүз иде ул.
Пенсиягә чыккач, тиз генә эштән туктыйсы килми икән ул, дип, кайнанам эш эзли торгач, юләрләр йортының буфетына эшкә урнашты. Буфет дигәч тә, ашханәдә әзерләгән ризыкны алып килеп, авырулар алдына куеп, бушаган савыт-сабаны җыеп алудан гыйбарәт аның вазыйфасы. Өйдәгеләр кайнанамның андый җирдә эшләвенә егылып төшеп риза булмасак та, каршы килмәдек. Алдан ук әйтеп куйыйм: ике көн дәшмичә генә түзде дә өченче көнне сабырлыгы төкәнде - эшен тапшырып кайтты үзе. Баксаң, кайнанам өчен өч көнлек тоташ сынау булган икән ул. Эшеннән бушагач, өйдә ике кулыннан бәйләмен төшермичә озак күнекте ул. Бәйләп утыра-утыра да нәрсәнедер исенә төшереп, күргәннәрен сөйләп китә. Шулай өлешләп кенә түгелде аның тәэссоратлары.
- Эшкә алганда, бик җентекләп тикшереп алалар икән анда. Колак тишегенә кадәр карадылар. Шулай табибка керергә торам. Кызлар бүлегеннән бер кызны алып килделәр. Анда туктаусыз тикшереп торалар, ахрысы. Сокланып туймаслык чибәр үзе. «Мальчики, что будете? Чай или кофе?» - дип керде, шул сүзләрне кабатлый-кабатлый чыгып китте табиб яныннан. Мин үзем ирләр бүлегендә эшләдем...
Анда тәмәке белән чәй - иң дефицит нәрсәләр. Авыруларны шуның белән җайга китереп була. Тәмәке белән чәй теләнеп гомерләре үтә икән аларның. Башта бик сәер тоелды инде миңа. Игътибар итмәскә куштылар. Итмәгән кая инде!
Ашар вакыт җиткәч, бер иплерәк авыруны ирятеп, чана тартып, ашханәгә ризык алырга барабыз. Урамга чыгып, ерак кына ара барырга кирәк. Кыш көне бит, куллар туңа, «сестра-хозяйка»дан эшкә кия торган перчаткалар сораган идем, дорфа гына: «Нәрсәгә ул сиңа?» - дип җавап кайтарды. Әллә ничек булып китте - урамда салкын икәнне белә бит инде...
Икенче көнне суыткычка өйдән алып килгән бутербродларны куйган идем - алып ашыйм, дисәм, юкка чыкканнар. Андагыны ашарга йөрәгем җитмәде - авырулар өлешенә керүдән курыктым, болай да мәхрүм ителгән бит инде алар. Шулай да күңелемне төшермәскә булдым. Була торган хәл, берәрсе бутагандыр.
Көнгә әллә ничә кабат идән юалар. Хлорны жәлләмиләр - чиләгенә учлап тондыралар. Атнага бер тапкыр стеналарны да хлорлы су белән сөртеп чыгалар. Хлор исе борынга сеңеп калды, әле дә тоям.
Бу эшкә без дә кушылабыз. Шулай җыештырып-сөртештереп йөргәндә, яныма бер авыру килде дә комлыкта уйнаган балаларга хас бер самимилек белән башын кырын салып: «Синең исемең ниче-е-ек?» - дип сузды. «Гуля», - дим. «Гуля, мин сине яратам», - ди. Көлдем инде. Икенчесе белән озаграк сөйләшеп тордык. Кайсыдыр бер ерак районнан иде ул. «Әниемне үтердем. Ялгыш инде. Кайтыр идем, өем юк - янды. Юкса, кайтырга да була. Терелдем. Тик килеп алучы булмагач, җибәрмиләр. Тәртип шундый», - ди. И-и жәлләдем аны. Әле дә күз алдымнан китми. Анда авырулар янына туганнары килеп йөргәннәре дә бар. Күчтәнәчләр, әлеге дә баягы тәмәке белән чәй китерәләрдер инде...
Кайнанамны түземлегенең чигенә җиткергән вакыйга өченче көнне була.
- Җомга иде ул - авыруларны юындыра торган көн икән. Шәп-шәрә калдыралар да берәм-берәм юып чыгаралар. Яшь кенә кызлар шәфкать туташы булып эшли анда, чирканмыйлар да. Кибенгәнче шәрә килеш басып торалар. Санитарлар һәркайсын киендергәнче күпме вакыт уза. Кайсына подгузник кидерәсе. Шул килеш кенә өстәл артына килеп утырганнары да булды. Берсенең биленә кадәр диярлек аяклары чияреп чыккан. Гөмбә авыруы, дәвалап тормасаң, аза бит инде ул. Нигә дару бирмиләр аңа, дип сорагач, табиб язса, бәлки, бирерләр дә, диделәр. Табиб нигә язмый соң алай булгач?
Берсе инвалид коляскасында иде. Аны коляскасыннан алып юындырдылар да икенче бер урындыкка утыртып куйдылар. Ә аның тизрәк коляскасына утырасы килә иде бугай - туктаусыз кычкыра башлады. Минем үзәккә үтте, ә башкалар... алар ишетми дә иде бугай. «Утыртыйк инде!» - дип ялынып карадым, үзем булса да күтәреп утыртам, дим. «Үзе шундый «крикун» ул. Монда һәркайсын жәлләп торсаң, үзең юләрлеккә чыгасың, йә булмаса, эштән китәргә кала», - диделәр.
Бу хәлдән соң минем түзәр хәлем калмады инде. Тамакка килеп тыгылган укшу көн буена узмады. Кызганудан көн буена күз яшьләренә буылып йөрдем. Кичкә инде карар кылган идем: эшли алмыйм икән мин мондый җирдә. Китмә, өйрәнерсең, диделәр. Шунда бер күпне күргән санитар апа минем өчен әйтте: «Моның кебек пөхтә хатын эшли торган җир түгел бу, китсен», - диде. Ул шулай дигәч, иңемнән тау төшкән кебек булды. Бер яклап авырулар кызганыч, икене яклап - минем анда бер минут та торырлыгым калмаган иде инде. Анда эшләү өчен олы йөрәк кенә җитми, каты йөрәкле дә булырга кирәк икән. Аллаһ ярдәменнән ташламасын аларны: анда эшләүчеләрне дә, авыруларны да...
Без аны «юләрләр йорты» дибез. Анда төсләр дә, хисләр дә юк. Ул ап-ак түшәмле һәм аннан хлор исе килә. Китапта язсалар да, кинода күрсәтсәләр дә - бу төс һәм бу ис аның төп атрибутлары. Ак төс монда бушлык турында сөйли. Хлор исе хыялларны кисә. Буш күзләрдән өмет чаткысын эзлисе килә... Салкынлык бөркелә...
Кайнанам хаклы: бер-беребезне саклый күрик!
http://syuyumbike.ru/index.php
"Сөембикә" журналы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сөембикә хастаханә буфет