Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Югары Чегодайдагы колонкаларда су беткәли

2019 нчы ел башыннан авылны су белән тәэмин итүне янәдән авыл җирлекләре башкарма комитетларына йөкләделәр. Тик, кызганыч, безнең авылның кайбер урамнарында су булмыйча торгалый. Сәбәбе нидә икән?

Югары Чегодай авылы халкы.

Әлеге сорауга Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов болай дип җавап бирде: - Башняга су автомат рәвештә, куелган таймер нигезендә - иртән, төш вакытында һәм кичен тутырыла. Әмма проблемабыз бар:  суны күбрәк тутырсак, ул үткәргечләрнең йомшак урыннарыннан бәреп чыга. Әле өч көн элек кенә берүнең йортындагы  су базында шундый хәл булды. Ә беркөнне басым башняның хәтта  кырыклап болтта  торучы люгының прокладкасына кадәр кузгатты, аны ясадык. Шунлыктан краннарны артыгын ача алмыйбыз, кайбер урамнарны су белән тәэмин итүдә кайвакыт өзеклекләр булуына сәбәп шул. Аннан соң ремонт вакытларында да су булмыйча торырга мөмкин. 

Суны исә авылдан өч километр ераклыкта булган “Әчеле” чишмәсеннән кудырабыз.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев